Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарлар – онытылган азчылык"


Сәид Крәйдия
Сәид Крәйдия

Дөньяда мөселман азчылыкларын өйрәнгән Лүбнән (Ливан) галиме Сәид Крәйдия Идел буе һәм Кырым татарларына тап булган.

Лүбнәндә туып тарих, әдәбият, китапханә эше һәм мәгълүмат технологияләре өлкәләрендә белем алган язучы Сәид Крәйдия 1983 елдан бирле Бәйруттагы Американ Университеты китапханәсендә эшли.

57 яшьлек белгеч үз гомерендә күп сәяхәт иткән, хаҗ кылган. Элекке Советлар берлегендә һәм Югославиядә, Төркия, Болгарстан, Романия, Италия, Британия, Мисыр, Көньяк Африка, Малайзия, Шри Ланка, Һиндстан һәм Иерусалимга сәфәрләре вакытында ул шул илләрдәге мөселман халыклары тарихы турында кызыклы мәгълүматлар туплаган.

"Беренче тапкыр татарлар турында мин 2001 елда Төньяк Лүбнәндәге Триполи шәһәре университетына шәригать укырга килгән кырымтатар студентларыннан белдем. Якын Көнчыгышта татарлар турында бер төрле тискәре стереотип бар. Алар барысы да Чыңгызхан һәм Алтын Урдадан калганнар дигән караш бар. Кырымнан килүчеләр белән очрашып сөйләшү бу стереотипны шунда ук җимерде һәм аларны якынрак белгән саен мин татар тарихы һәм мәдәнияте турында да кызыклы әйберләр өйрәндем. Шуннан соң татарлар турында китаплар эзли башладым. Шунда инде татарлар турында гарәпчә берни язылмаганын, барлык китапларның русча, сирәк кенә инглизчә чыкканын күреп шаккаттым.

Көнбатыш һәм Русиядә басылган китапларда, әлбәттә, үзләренең сәяси карашлары бар иде. Шул вакытта мин татарларны безнең халыкка да танытыр өчен кыска җыентык әзерләргә булдым. Кырымтатарлары турында мәгълүмат җыя башлагач кына татар милләтенең бай тарихлы, киң җәелеп яшәве турында белдем. Китапның кырымтатарлары турында гына була алмавын да аңладым. Җыелган мәгълүматны туплап китап бастыруга алты ай вакыт китте. 84 битлек китапчык 2002 елда дөнья күрде. Беренче китапчык “Без кырымтатарлары турында ни беләбез?” дип атала иде. 50 данә итеп чыккан бу китапларның зур өлешен мин Лүбнәндәге университетларга тараттым, бер өлешен Кырымга җибәрдем.

Сәид Крәйдиянең "Идел буенда һәм Кырым ярларында татарлар" исемле китабы
Сәид Крәйдиянең "Идел буенда һәм Кырым ярларында татарлар" исемле китабы
Моның белән генә туктамыйча, Идел буе татарлары турында мәгълүмат җыя башладым. Татарларның Болгар чоры тарихын, ханлыкларын, Русия белән сугышны, Казан һәм Әстерхан калалары тарихын өйрәндем. Үзем университетта Якын Көнчыгыш һәм Европа тарихын шактый җентекләп укыган булсам да, безнең програмда татар дәүләте тарихының бер җөмлә белән дә искә алынмавына шаккаттым. Ибн Фадлан һәм Ибн Баттута әсәрләре нык ярдәм итте. Нәтиҗәдә 2004 елда “Идел буе татарлары” исемле 64 битлек китабым чыкты. Аларны да мин монда һәм Казандагы ислам университетларына җибәрдем," дип сөйләде Сәид Крәйдия.

Беркөнне галим Казанда булып кайткан бер лүбнәнле белән танышкан. Ул танышы аңа Татарстандагы югары дини җитәкчеләренең берсе белән очрашуы һәм анда бүләккә гарәп телендә язылган бер китап алуы турында сөйләгән.

“Танышым китапны күрсәткәч, шатлыгым эчемә сыймады. Бу минем китап иде!”, дип искә ала Крәйдия.

2006 елда ике китапны белгеч “Идел буе һәм Кырым ярларында” исемле бер басма итеп берләштереп чыгарган. Соңрак бу ике китапта урын алган мәгълүматны ул “Онытылган мөселман азчылыклары” исемле китабында кулланган. Анда ул татарлар белән бергә, Греция һәм Македония мөселманнары турында да язган.

Крәйдия хезмәтләре арасында шулай ук Малайзия, Көньяк Африка мөселманнары, китапханәләр эше турындагы китаплар да бар. Сәид Крәйдия китапларында урын алган мәгълүмат турында сораулар гарәп дөньясы телевидениесендә барган “Миллионны кем ота” исемле билгеле уенда да кулланылган.
XS
SM
MD
LG