Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һиллари Клинтон Кытай һәм Русиянең Сүрия низагына карашына ризасызлык белдерде


Рәсми сәфәр белән Пекинда булган Һиллари Клинтон АКШ Сүриягә каршы кабул иткән чикләмәләргә Русия һәм Кытайның кушылмавыннан канәгать булмавын белдерде.

Кытай тышкы эшләр министры Ян Цзечи белән сөйләшүдән соң журналистлар сорауларына җавап биргән Клинтон, хәзерге вакытта кан коюны туктату максаты белән Димәшккә басым ясау өчен дипломатларның төрле юллар әзерләвен әйтеп узды.

Ян Цзечи исә Пекинның БМО һәм Гарәп дәүләтләре лигасының Сүрия буенча махсус илчесе Лахдар Брәхими тырышлыгына теләктәш булуын белдерде.

Кытай белән Русия элегрәк БМО иминлек шурасының Сүриягә чикләүләр кертү резолюциясен берничә тапкыр кире какты.
XS
SM
MD
LG