Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Татмедиа”ның яңа башлыгы журналистларның хезмәт хакы артачагына ышандырды


“Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыятенең яңа башлыгы Ирек Миннәхмәтов Татарстанда журналистларның хезмәт хакы шактый түбән булуын белдереп, вазгыятьне төзәтергә вәгъдә бирде.

Ширкәтнең чираттагы киңәшмәсендә чыгыш ясаган Миннәхмәтов, “Татмедиа”ның кереме иң элек технологик яктан заманча җиһазлану һәм журналистларның хезмәт хакын күтәрүгә юнәлтелергә тиеш дип белдерде.

«Журналистлар 6-9 мең сум хезмәт хакы алырга тиеш түгел. Ә бездә андый филиаллар бар. Якын киләчәктә бу вазгыятьне төзәтергә тырышачакбыз. Массакүләм мәгълүмат чарасы вәкиле яхшы итеп акча эшләргә тиеш”, - дип ассызыклады Миннәхмәтов.

“Татар телле бала, яшүсмерләр өчен басмалар аерым игътибарга мохтаҗ. Бу безнең мәдәният, без нәселдән нәселгә биреп барырга тиеш булган мирас. Кыска вакыт эчендә генә бу эшне башкармый торсак, үзебезнең мәдәни мирасыбызны югалтуыбыз ихтимал”, - ди “Татмедиа”ның яңа башлыгы.
XS
SM
MD
LG