Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 07:13

Казан федераль университеты галиме, академик Индус Таһиров ил халкын "Русия халкы" төшенчәсе астына туплауның барып чыкмаячагын әйтә.

Соңгы вакытта Русия җитәкчелеге авызыннан көннән-көн күбрәк «Русия халкы» дигән сүзләр яңгырый башлады. Президент Путин 28 августта Болгарда булганда, Татарстан диния нәзарәте җитәкчелегенә һөҗүмнәрдә зыян күргәннәргә, Илдус Фәизгә һәм мәрхүм Вәлиулла Ягъкубның җәмәгатенә бүләкләр тапшырган вакытта да ул «бердәм күп милләтле куәтле Русия халкын җиңеп булмый» дип әйтте.

Аңа кадәр дә, Путин, 17 августта Русия төбәкләрендәге кеше хокуклары вәкилләре белән очрашканда да элекке Советлар берлегендә «совет халкы» дигән яңа тарихи җәмгыять булган кебек, хәзерге Русиядә берләштерүче идеянең юклыгын әйтте.

– Индус әфәнде, элек "совет халкы" булган кебек хәзер "Русия халкы" дигән төшенчә илдә яшәүчеләрне берләштерә аламы?

Совет халкы дигән төшенчәгә килгәндә, ул фаҗига артыннан фаҗига һәм мескен тормыш вакытындагы атама иде. Бүген "рус халкы" һәм "Русия халкы" дигән сүзләр безнең тарафтан икесе бер "рус" итеп кабул ителә. Без һич кенә дә "без бер бөтен Русия халкы" дип әйтә алмыйбыз.

Русия күп милләтле дәүләт ул, һәр халыкның үз теле, үз гореф-гадәтләре бар. Ил мөселманнарга һәм христианнарга бүленә, аның өстенә башка диндәгеләр дә бар. Бүген дини фактор артканнан-арта барган вакытта "Русия халкы" терминын куллану мөмкин түгел. Ул һич кенә дә халыкны берләштерә торган идея була алмый.
Совет халкы төшенчәсе мескен тормыш атамасы иде

Советлар вакытына килгәндә, анда ил өчен Бөек ватан сугышы булды. Һәр кеше дә шушы сугышның нәрсә икәнлеген тоеп, һәр гаиләгә дә кайгы килеп, ирләре, ата-бабалары егылып сугыш кырларында калган көннәр иде ул. Ул вакытта бөтен ил өчен кайгы уртак булды. Ул вакыттагы "Совет халкы" дигән атама ул ниндидер рәвештә дөреслеккә дә туры килде.

Бүген исә заман башка, элекке Советлар берлеге таркалды. Берләштерүче совет халкы дигән идеянең дөрес түгел икәнлеге дә мәгълүм булды. Ул вакытта да бер совет халкы гына булмаган. Анда татарлар, үзбәкләр, украиннар, руслар һәм башка халыклар яши иде. Алар үзләренең барлыгын һәрвакыт хис итеп килделәр. Ә инде Советлар берлегенең соңгы көннәрендә халыкларның үз аңнары артканнан арта барды. Алар үзләрен бер бөтен һәм мөстәкыйль милләт итеп хис итә башлады. Советлар җитәкчелегенең милли сәясәтенең дөрес булмаганлыгы Советлар берлеген таркалуга китерде.

Бүгенге Русиядә "Русия халкы" дигән идеяне илне һәм халыкларны укмаштыра торган идея дип уйлыйлар икән, бу да һәлакәткә генә китерәчәк.

– Совет халкы дигәннән, Советлар берлеге вакытында төрле милли республикаларның күңелләрендә гел баштан ук үзләрен аерым итеп хис итү яшәп килде микән?

– Һичшиксез! Без тарихның Совет чоры башларына кайтып карыйбыз икән, анда большевикларның марксистлар буларак, аларның республикаларның булуына каршы икәнлеген күрәбез. Алар республикалар булуын теләмәде. Илне федерация итеп игълан итү, Советлар берлеген төзү, республикаларны барлыкка китерү ул мәҗбүрият иде. Әгәр большевиклар моны эшләмәгән булса, ил күптән таркалган була иде.

1917 елның март аенда ук "Правда" газетында Сталинның "Против федерации" дигән мәкаләсе чыга. 1924 елны шушы мәкаләне яңадан бастырган вакытта, ул үзләренең 1917 елда сәясәтне дөрес бәяләмәүләре турында яза. Ул: "Ил, әгәр без федерациягә күчмәгән булсак, таркалачак иде. Без алган ил таркалып бара иде, федерация генә аны коткарып калды", дип тә әйтә. Властьне саклап калу һәм илнең бөтенлеген тәэмин итү мәҗбүрияте большевикларны менә нәкъ шушы сәясәткә китерде.
Ил таркалырга тиеш иде һәм ул таркалды да

Инде ныгып алгач та, егерменче елларның уртасыннан башлап ук республикаларның хокукларына һөҗүм һәм аларны губерналаштыру сәясәте башланды. Быел тууына 120 ел тулачак Мирсәет Солтангалиев әлегеләрне күреп, әгәр губерналаштыру сәясәте дәвам итә икән, бу Советлар берлегенең киләчәге юк, ул таркалачак, дип яза. Һәм чыннан да, шулай булып чыкты да. Ил таркалырга тиеш иде һәм ул таркалды да.

Милли сәясәт дөрес юнәлештә булса, таркалмаска да мөмкин иде ул. Һәр милләткә үзенчә яшәү, үз телен, үз динен ныгыту мөмкинлекләрен тудыру кирәк иде. Ә бу илдә болар барсы да киресенчә эшләнде. Нәкъ шуңа күрә, Советлар берлегенең соңгы елларында илдә милли хәрәкәт күтәрелде. Башта Балтыйк илләре китәчәкләрен әйтте. Аннан Кавказ, Украина... Украина халкын бит без русларның иң якын туганнары дип саныйбыз. Ул да китте, чөнки ул сәясәт дөрес түгел иде. Милли сәясәт ул илнең ныклыгын тәэмин итә торган сәясәт булырга тиеш, ә ул ни кызганыч алай була алмады.

– Советлар берлеге вакытында ук губерналарга омтылу турында әйтеп киттегез. Бүген дә шуның шаукымы сизелеп торган кебек. Соңгы вакыттагы сәяси адымнарга килгәндә, президент атамаларын бетереп төбәк башлыкларын гына калдыргач һәм алга таба инде губерналарга бүлгәләргә теләү сизелә кебек.

– Руслаштыру сәясәте нигездә 1552 елдан ук башлана һәм бүгенгә кадәр дәвам итә. Тик аның чорына карата кайбер аерымлыклары гына бар иде, ә сәясәт бер - руслаштыру һәм Русияне бердәм бер генә милләткә әверелдерү. Бу максат бүген дә дәвам итә.
Бүген республикалар хокуксыз

Губерналарга әйләндерүгә килгәндә, әгәр республикаларда президент юк икән, аларның үзләренең идарә оешмалары юк икән, бу шуңа таба бара. Чыннан да безнең эчке эшләр министрлыгы, иминлек хезмәте һәм башкалар юк инде. Берсе дә юк безнең хәзер, алар барсы да Русиянеке. Русия эчке эшләр министрлыгының Татарстандагы идарәсе дип атала. Хәзер республикалар гомумән хокуксыз.

Алай гына да түгел, алар милексез дә. Бүген инде телсез дә калып баралар. 309нчы канун шул милли телләрне юк итү максатыннан чыкты да инде. Аның нигезендә милли телләр бетәргә тиеш. Без моны күреп торабыз. Русиядә берничә йөз ел дәвамында руслаштыру сәясәте бара.

– Индус әфәнде, бүген Русия алып барган әлеге хәлләр милләтләргә зур зыян сала. Алга таба бу татарны һәм башка халыкларны ипләп-ипләп кенә бетерүгә китермәсме соң?

– Бу ике яклы бит. Бу сәясәт милләтләрне уянырга мәҗбүр итә. Аларның каршы тору көчләрен барлыкка китерә. Әгәр алар сыйпый-сыйпый гына, аз-маз гына ташламалар белән бетерү юлына баскан булсалар, бәлки алар күбрәк уңышка ирешкән булыр иде. Турыдан-туры һөҗүмнәр милләтләрне уята гына, уяулыкларын арттыра, каршы тору көчен ныгыта. Аларның үзләрен саклау мөмкинлекләре бар һәм булачак дигән фикергә китерә. Һәм чыннан да ул шулай булачак та. Әгәр Русиянең бүгенге сәясәте дәвам итә икән, милләтләр бетмәячәк, ә бу илнең бетүе ихтимал.

– Тел белмәгән яшь буында милли горурлык, үз милләтенә тугрылык сакланып калыр микән?

– Һичшиксез сакланачак! Миллилек ул телдә генә түгел, ул канга сеңгән. Дәрдмәнд язганча, ул сөт белән һәм кан белән. Изге сөткә ни җитә, ди ул. "Сөт калыр, ватан китәр", дип әйтә. Сөт ул - без һәм канга сеңгән миллилек. Ә ул саклана. Ул саклана икән, димәк, милләтнең дә киләчәге бар.

– Русия җитәкчелегенең әлеге адымына мөнәсәбәттә, өстән төшкән идеянең уңышсызлыкка очравын белдерүчеләр дә бар. Мисал өчен, Югары икътисад мәктәбенең гамәли политология факультетының фәнни җитәкчесе Марк Урнов шуларның берсе. Ул бу «тулысынча миләр юдырылган унитар дәүләттә генә булырдай хәл» дип әйтә. Мисал өчен, Сталин заманнарындагыча, йә булмаса Төньяк Кореяда. Индус әфәнде, ничек уйлыйсыз, Русия җитәкчелеге ми юдырып бер генә телле, мөмкин булса бер генә динле монолит милләт ясау эшенә керешмәдеме һәм керешсә, уңышка ирешерме?

– Ирешмәячәк. Монда рус булмаган милләтләрне тәрбияләү кирәкми, монда русларның үзләрен тәрбияләү кирәк. Һәр русның эчендә кечкенә генә булса да император утыра. Шушы императорны чыгарып, үзләрен башкалар белән тигез хокуклы һәм бер рәвештә яшәргә тиешле дип тануны алга чыгарырга кирәк. АКШта алып барылган сәясәт нәрсәгә китерде - кара тәнле президент сайланды. Халыкның эчке кичерешләрен үзгәртеп, аны тәрбияләп, чын мәгънәсендә бер-берсен тану һәм аңлау рәвешенә китерделәр.
Һәр русның эчендә кечкенә генә император утыра

Бүген татар үзен президентлыкка тәкъдим итсә, ул үтмәячәк, чөнки мин әйткәнчә, һәрбер русның эчендә кечкенә генә император утыра. Аларга әнә шуны юып чыгару кирәк. Шуны юып чыгарсаң гына дөрес һәм гадел милли сәясәткә юл ачылачак.

– Путин президент сайлауда откач, әлеге сайлау нәтиҗәләрен Русия халкының берләшә башлавы буларак бәяләгән иде. Ул вакытта ул «бу иң төп нәтиҗә» дип белдерде. Русия халкы аның бу «берләшә башлады» дигән сүзләрен ничегрәк кабул итте икән? Әллә халык башкачарак уйлый микән?

– Әгәр бу сүзләр дөреслеккә туры килсә, Төньяк Кавказда Путинга 99 процент тавыш бирү дөрес булып чыга. Моңа ышану мөмкин түгел, чөнки анда бик зур сәяси үзгәрешләр бара. Халыкның шактые инде күптән тауларда. Үсеп килүче буын Русиягә һәм руска каршы рухта үсә. Бу республикаларда чын мәгънәсендә 99 процент җыеп алып буламы? Әлбәттә, юк, җыеп алып булмый. Анда сайлауда алдашулар булган да булган инде, ул башка урыннарда да булган.

Минем шуны гына әйтәсем килә, чиста итеп сайлаулар үткәргән булсалар да, бүген Путин үтә иде. Аның лаеклы тиңдәшләре юк иде. Ике тур белән булса да Путин барыбер үтә иде. Ләкин аның абруен күтәрү өчен менә шул эшләр эшләнде.

– Путинның бу "халык берләшә" башлады дигән белдерүенә мөнәсәбәттә халык ничек уйлый дип уйлыйсыз?

– Халык төрлечә уйлый. Күпләр өчен Путин харезматик лидер. Ул хәзер матур итеп сөйләргә, яхшы итеп халык белән очрашырга, төрле катламнар белән аралашырга өйрәнде. Әмма аның карашлары бөтенләй башка. Күренеп тора торган гамәлләре бер, ә эчке кичерешләре башка. Шуңа күрә халыкта да аңа карата төрле караш. Бүген 40 процентка якын халык аны яклап чыгар иде. Иң кимендә 25 процент каршы булыр иде, бәлки күбрәктә.
Илнең үзендә дә таркаулык

Илнең үзендә һәм Мәскәүнең үзендә дә, республикаларда да таркаулык. Русия халыкларында Путин сәясәтенә карата бердәм фикер бар дип әйтеп булмый. Хәзер тенденция шулай ки, Путинның авторитеты төшә бара. Нәрсәгә китергәнен төгәл генә әйтеп бетереп булмый. Әгәр дөрес милли сәясәт булмаса Русия таркалачак.

– Милли республикалар җитәкчеләре милли җанлы микән? Әлегә кадәр Русия җитәкчелеге сәясәтенә каршы сүз әйткәннәре булмады.

– Аларны алып атарга мөмкиннәр бит. Әлегә кадәр алар өстән билгеләнә. Шәймиев, Рәхимов, Россель кебек лидерлар киткәннән соң аларны алып ату берни дә түгел. Алар юк инде бүген. Русия өчен мисал булырлык төбәк лидеры юк бүген. Шуңа күрә алар барсы да куркып яшәү рәвешендә. Мин Татарстанны әйтмим, анда башкачарак сәясәт, ләкин мин әйткән сүзләр бөтен җирләргә дә кагыла.

– Алай да, Русиядә төрле милләтләр телен саклап, хөр булып яшәсен һәм илне дә ватаннары итеп танысын өчен, беренче адым нинди булырга тиеш?

– Иң башта, мин әйткәнчә, рус халкы үзен үзе тәрбияләргә тиеш. Үзен өстен халык итеп, телен башкаларныкыннан өстен, динен бердәнбер итеп кабул итүдән акрынлап булса да туктату кирәк. Бәлки җиңел эш түгелдер ул, әмма аны эшләмичә булмый. Чын мәгънәсендә руслар үзләрен эчке дөньялары белән башкалар белән тигез хокукта, бертигез яшәештә итеп танысалар, ниндидер уңышка ирешелер иде.

Моның өчен җитәкчелекнең үзенең шушы фикергә килүе кирәк. Русларның кайберләре, мисал өчен милләтчеләре тарафыннан ясалган экстремаль адымнарын катгый рәвештә туктату, алар белән бер җырны җырлаудан баш тарту кирәк.

Футбол җанатарларының берсен үтерделәр, ә Путин аны күкләргә чөйде диярлек. Ул бит аны ачыктан-ачык яклап чыкты. Бу шулай булырга тиеш мени? Җитәкчелек мин әйткән фикергә килеп, рус милләтчелеген катгый рәвештә тыю юлына басса, була. Ә башкача мөмкин түгел, чөнки Казанда да Рус җәмгыяте актив рәвештә безнең хокукларга һөҗүм итә. Телебезгә һөҗүм итә, яшәешебезгә һөҗүм итә. Моңа бит адекват рәвештә җавап кирәк. Аны кем бирә? Аны бары тик җитәкчелек кенә бирә ала.

– Индус әфәнде, йомгаклап, ниндидер идея табып халыкны "Русия халкы" дигән төшенчә астына туплауны өметсез дип бәялисез инде алайса?

– Милли сәясәт шул рәвешле дәвам итсә, өметсез дип саныйм. Һәр милләтнең һәр кешесенә милли рәвештә яшәү мөмкинлеге кирәк. Кемне дә булса почмакка китереп кысалар икән, ул катгый адымнарга бара, аның башка юлы юк. Ул һөҗүмгә ташлана. Шуның өчен берәүне дә почмакка кысарга ярамый. Милләтләрне нәкъ шушы рәвешле кысканда аларның каршылык көче артканнан-арта барачак. Бу илне саклап калып була, әмма бик авырлыклар белән. Җитәкчеләрнең мин әйткән фикергә килүе беренче урында булырга тиеш. Рус телле ил түгел, күп телле ил, провославияле ил түгел, күп динле ил, тигез хокуклы ил, федератив ил икәнлеген аңлап, шундый сәясәткә юл ачылса гына бу илне саклап калып булыр иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG