Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда татар теленә тискәре караш көчәя


Илья Пономарев (уртада). Чаллы, 1 сентябрь 2012
Илья Пономарев (уртада). Чаллы, 1 сентябрь 2012

Татарстанның төрле төбәкләрендә балаларын татар теле дәресләренә йөртергә теләмәгән ата-аналар хакында хәбәрләр ишетелеп тора. Татар теленә каршылар Чаллыда да бар.

Әлеге күренеш 1 сентябрь, мәктәпләр ишекләрен ачкан көнне күзәтелде. Шушы көнне кичке сәгать унда Чаллыга “Ак агым” хәрәкәте вәкилләре килеп төште. Аларны иллегә якын кешелек төркем каршы алды. Араларында Чаллы ТИҮе, “Азатлык” вәкилләре дә бар иде. Булган очрашуда урыс милләтчеләре сан ягыннан да, кычкырулар ягыннан да беренчелекне бирмәде.

“Ак агым” ("Белый поток") хәрәкәте турында интернетта хәбәрләр күп бирелә. Алар 15 сентябрьгә кадәр Русиянең 50 шәһәрендә булып, бер ай чамасы вакыт эчендә төбәкләрдә оппозиция вәкилләре белән очрашуны максат итеп куйган. Әлеге автомобиль йөрешендә Мәскәү активисты, “Солидарность” хәрәкәтеннән Михаил Шнайдер, “Сул фронт” координаторы Сергей Удальцов, дәүләт думасы депутаты Илья Пономарев катнаша. Ләкин Чаллыда җыелучыларның күпчелеге Удальцовның килүен, чыгышын көткән. Аны Ижаудан Мәскәүгә ашыгыч китеп барган дип аңлаттылар. Менә шушы “Ак агым” хәрәкәте җыенына килүчеләр арасында татар теленә булган мөнәсәбәт күренде дә.

Татар милләтчеләренең Татарстанның үзбилгеләнү хокукы, татар теленә кагылышлы 309нчы канун буенча сораулар бирелгәч, кайбер урыс телле кешеләрнең каршы кычкырулары, Пономаревка җавап бирә алмаслык ыгы-зыгылары башланды. Шулай да депутат үз фикерен беркадәр белдерә алды.

“Хәзерге вазгыять Русияне ныгытмый. Мин Русиянең һәр субъекты, республикасы үз кагыйдәләре буенча яшәргә тиеш дип саныйм”, дияргә генә өлгерде Понамарев. Җыелган халык арасында кычкырыш-тавышлану китте. Шушы мизгелдә “Мин мәктәпләрдә баламның татарча дәресләргә йөрүен, бу телдә имтихан бирүләрен теләмим” дигән сүзләр яңгырады. Татар милли хәрәкәте вәкилләренең ризасызлыгы бу тавышларны баса алмады.

Шушы вазгыятьтә Илья Пономарев сүзне башка юнәлешкә борды.

“Акчаларның зур өлешен Мәскәү үзендә калдыра. Мин акчаларның өчтән икесенең төбәкләрдә калдырылуы, аны куллануны үзләре хәл итү ягында. Барысын да Мәскәү аша хәл итәргә кирәк түгел. Полицияне дә Мәскәү асрамасын, мәсьәләне төбәкләр хәл итсен”, дип дәвам итте ул чыгышын.

Биредә Пономаревка урыс милләтчелеге турында да сорау бирелде.

“Мин оппозицияне универсал дип саныйм. Ул милләтче дә, либерал да булырга мөмкин. Әгәр кеше сәяси сәбәп белән төрмәгә эләгә икән, ул сәяси тоткын һәм аның хокуклары өчен көрәшергә кирәк. Әгәр оппозициядә торучы җинаятьче икән, канун нигезендә утырырга тиеш. Без хакимияткә килгән очракта 282нче маддә буенча утыртуларны юкка чыгарачакбыз”, диде Пономарев.

“Ак агым” автойөрешендә катнашучылар 15 сентябрьгә Мәскәүгә кайтып җитеп, андагы “Миллионнар маршында” катнашырга исәп тота.
XS
SM
MD
LG