Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа татарлары мөстәкыйль корылтай үткәрмәкче


Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре утырышы
Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре утырышы
Уфада Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләренең уртак утырышы узды. Анда Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте, Башкортстан татар конгрессы, Татар иҗтимагый үзәге, “Ак калфак”, Уфа татарлары мәдәнияте мәркәзе, Азатлык һәм Татар телле язучылар берлеге әгъзалары катнашты.

Утырышта республика татарлары форумын уздыру мәсьәләсе каралды. Башкортстан татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары, профессор Мәҗит Хуҗин:

Мәҗит Хуҗин
Мәҗит Хуҗин
“Мин Башкортстан татарлары корылтаен уздыру мәсьәләсен кайбер даирәләрдә күтәреп караган идем. Алар республика татарлары форумын күптән түгел узган милли-мәдәни мохтарият конференциясе чикләре белән генә калдыруны тәкъдим итә. Мин моның белән килешмим. Чөнки анысы аерым бер оешманың чарасы булды. Монысы республикадагы булган барлык 21 татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре белән уртак корылтай булырга тиеш”, диде.

Башкортстан татар иҗтимагый үзәгенең идарә әгъзасы Вил Латыйпов корылтайны хөкүмәттән башка гына уздыру кирәклеген күтәрде:

Вил Латыйпов
Вил Латыйпов
“Без Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте конференциясе эшендә катнаштык. Дөрес, аны “эш” дип атау бик үк дөрес тә булмас иде. Ул хакимият кубызы астында яңгыравыклы сүзләр сөйләүдән гыйбарәт булды. Дөрес, документларга тел статусы, татар гимназияләре, җәмәгатьчелек оешмаларына утырыр бина сорау кебек кайбер тәкъдимнәр кертә алдык. Мохтарият шурасына берничә генә бөртек үз кешебезне дә үткәрә алдык. Шуның белән вәссәлам. Мин хакимияттән башка корылтай үткәрү мөмкинлеген эзләргә кирәк дип исәплим”.

Агымдагы ел азагында Казанда Бөтендөнья татарлары конгрессы уза. Анда Башкортстанга 65 делегатка квота бирелгән. Аларны сайлау да шул корылтайда узарга тиеш. Моны искә алып, утырышта катнашучыларның кайберләре конгресска делегатлар урынын сатарга тәкъдим итте. Алар фикеренчә, милли хәрәкәттә җиң сызганып катнашкан һәм татар милләтенә керткән эшчәнлекләренә карап хәзер үк делегатларны күрсәтергә була. Алардан берәр мең акча җыеп, шула акчага Уфадагы теләсә кайсы мәдәният сараен алып корылтай уздырырга да, Казанга конгресска барырга автобуслар да яллап була.

Шулай итеп, хөкүмәттән башка да корылтайны уздырырга мөмкин. Узган ике конгресска Башкортстаннан ике төркем делегат барган иде. Берсе – Башкортстан татарлары конгрессы уздырган конференциядә сайланган төркем, икенчесе – хөкүмәт уздырган корылтайда сайланучылар. Дөрес, анысында да хөкүмәт җырын җырлаучы берничә Башкортстан татар конгрессы башкарма комитеты әгъзалары барган иде. Шуны искә төшереп утырышта катнашучыларның кайберләре хөкүмәт бездән башка тагын корылтай уздырып, үз делегатларын сайлатуы мөмкинлеген әйтте. Әлеге мәсьәләләрдә бер фикергә килү булмады.

Башкортстан татарларының корылтаен уздыруның якынча көннәре итеп 20-25 ноябрь билгеләнде. Корылтайны уздыру буенча беренче утырыш 18 сентябрь узачак.
XS
SM
MD
LG