Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:22

Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиада уза


Русия төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар теле һәм әдәбиятын, татар мәдәниятен саклау һәм үстерү максатыннан татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада үткәрелә.

Олимпиада Татарстанның 2004-2013 елларга дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча дәүләт программасы кысаларында Казан федераль университеты нигезендә уза.

Белем бәйгесе ике турдан торачак. Беренче тур (татар телен, тарихын, мәдәниятен белү дәрәҗәсен тикшерү) 14нче сентябрьдән 18нче сентябрьгә кадәр онлайн рәвештә узачак. Икенче тур (сөйләм һәм язу, башкару осталыгын тикшерү) – 19 октябрьдән 20 октябрьгә кадәр.

Олимпиадада 14-25 яшьләрдәге Русиядә яшәүче 9, 10, 11 сыйныф укучылары, студентлар, ерак һәм якын чит илләрдәге укучылар, студентлар катнаша ала.

Катнашырга теләүчеләр 13 сентябрьгә кадәр КФУның abiturient.kpfu.ru порталында теркәлә ала.

Жиңүчеләргә Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

XS
SM
MD
LG