Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәлки безгә казый мәхкәмәсен кертергәдер?


Дәрәҗәле, намуслы дин әһелләре кайбер бәхәсләрне юридик көчкә ия чишүне дә башкара алыр иде.
Дәрәҗәле, намуслы дин әһелләре кайбер бәхәсләрне юридик көчкә ия чишүне дә башкара алыр иде.
"Татар зыялыларының күпчелеге нигә мәчеткә йөрми?" язмасы укучыларыбызда кызыксыну уятты. Язмада күтәрелгән мәсьәләләргә карата фикерләр килү дәвам итә. Шуларның берсен Халык сүзе шәлкемендә тәкъдим итәбез. Аны безгә Канаданың Эдмонтон шәһәреннән даими укучыбыз Равил Ногманов җибәрде.

Бездә мәчет һәм муллалар белән күп кеше тормышында өч тапкыр – исем биргәндә, никах укыганда һәм җеназа вакытында гына бергә туры килә шул. Ничә дистә еллар дәвамында совет власте астында яшәгәндә дин әһелләренең дәрәҗәсе бөтенләй диярлек юкка чыкты. Без мәктәптә укыганда аларны гел тискәре яктан күрсәтү генә иде.

Дин әһелләре тәрбия эшләреннән читләштерелгәч, совет мәктәбе әхлакый тәрбия өлкәсендә барлыкка килгән бушлыкны тулысынча тутыра алмады. Нәтиҗәдә эчкечелек, әхлаксызлык артты, яхшыны начардан аера алмау киң җәелде.

Күп кенә Көнбатыш киноларында шактый таныш сюжет – берәр проблем булса, ни эшләргә икәнен белмәсәләр, чиркәүгә барып киңәш сорыйлар. Ягъни, дин әһелләре көн саен очрый торган четерекле мәсьәләләр буенча шактый дәрәҗәле консультант ролен уйныйлар. Аларга барып серләрен чишәләр, күңелләрен бушаталар, төпле киңәш алалар һәм проблем буенча бирелгән чишелешнең иң дөресе булганга ышанып тынычланып чыгалар.

Бездә дә имамнар, муллаларның дәрәҗәсе шундый югарылыкка ирешсә, әйбәт булыр иде. Безнең ислам динебез бит начарга өйрәтми, яхшыга гына. Коръән һәм башка дини китапларда бик күп проблемнарны чишү юллары әзер килеш китерелә дип уйлыйм. Безнең дин әһелләребез гади халык кына түгел, зыялылар алдында да аларны борчыган мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итү өчен иң авторитетлы, туры юлга юнәлтүче белгечләр булсалар, нинди яхшы булыр иде.

Кайбер бәхәсләрне юридик көчкә ия чишүне дә башкара алыр иде дәрәҗәле, намуслы дин әһелләре. Безнең Русиядә "третейский суд" дигән нәрсә бар. Аңа үзгәрешләр кертеп, бәхәсләшүче яклар икесе дә теләсә, "третейский суд" буларак казыйны сайлап алу мөмкинлеге булса, ничек булыр иде икән? Мәсәлән, бәрәңге бакчасының чикләре буенча бәхәс чыкса, барасың да мулла яки казый янына, шуның белән тиз генә бәхәс чишелә. Теләсә кайсы бәхәсне дөньяви мәхкәмәдә хәл итәргә ияләшмәгән бит без, җәнҗалы, кеше сүзе, чыгымнары дисеңме.

Күптән түгел интернеттан укыдым, шәригать кануннары Британиядә дә кулланыла ала икән бит. Мөселманнар кайбер мәсьәләләр буенча дөньяви мәхкәмәгә түгел, ә шәригать буенча консулга мөрәҗәгать итә алалар икән. Бу мәсьәләләргә өйләнешү/аерылышу, мирас, милек буенча булганнар керә икән. Эш карау бәяләре дөньяви мәхкәмәләргә караганда күпкә арзан икән.

Күп илләрдә шәригать кануннары һәм дөньяви кануннар параллель эшли икән. Мәсәлән, Малайзиядә мөселманнар өчен аерылышу/мирас бәхәсләре шәригать мәхкәмәсендә хәл ителә һәм дөньяви мәхкәмә аның карарларын үзгәртә алмый.

Бездә шәригать кануннары дигәч, шундук кул кисүләр һәм таш белән бәреп үтерүләр күз алдына килә анысы, шуңа күрә зыялылар арасында абруе булырмы микән, анысы бәхәсле.

Зыялыларның кайберләре бәлки үзләре тора-бара имам-мулла булырлар, шул вакытта бәлки башка зыялылар да һәм, гомумән, бар халык мәчетләргә күбрәк йөри башлар?

Равил Ногманов
Эдмонтон, Канада
XS
SM
MD
LG