Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамил Сәфәров турында азәриләр ни уйлый?


Рамил Сәфәров турында азәриләр ни уйлый?
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:18 0:00

2004 елда Будапештның хәрби тулай торагында әрмән офицеры Гурген Маркарянны балта белән үтергән Рамил Сәфәровны Маҗарстан мәхкәмәсе гомерлек төрмәгә хөкем итте. Алар икесе дә НАТО програмы кысаларында Маҗарстанның саклану университеты оештырган инглиз теле курсларына килгән булган. Сәфәров мәхкәмәдә үзенең гамәлен милләтара нәфрәт белән аңлатты. Аның сүзләренчә, Маркарян берничә тапкыр бар халык алдында Карабах низагында һәлак булган азәриләрнең хәтерен мыскыл иткән һәм Азәрбайҗан әләмен кимсеткән булган. Узган атна Маҗарстан хакимиятләре Сәфәровны Азәрбайҗанга тапшырганнан соң, президент Илһам Алиев аңа ярлыкау белдерде.

XS
SM
MD
LG