Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 11:50

Яңа тикшеренү мөселман илләрендә смартфоннарның киңрәк таралуын күрсәтә. Моның белән Мөхәммәт өммәте дә үзгәрә бара.

Кайбер кадимче дин әһелләре интернет аша язып гәпләшү програмнары ят ирләр белән хатыннар арасында тиешсез бәйләнешләргә китерә ала, азан авазларын телефон шылтырау тавышы итеп кую хөрмәтсезлек, дип мөселманнарга дигитал технологияләр куллануны тыючы фәтвалар чыгарса да, мөселманнар арасында интернет һәм смартфоннар куллану башкалардан калышмый, ә кайбер очракта хәтта артып та китә. Мисал өчен, хәзер күп кенә мөселманнар үзләре булган урындагы намаз вакытларын һәм Кәгъбәнең кай якта булуын iPhoneнарындагы махсус програмнан белеп тора.

Базарда тикшеренүләр үткәрүче Ipsos ширкәте күптән түгел уздырган бер тикшеренүгә караганда, мөселманнар күпчелекне тәшкил иткән илләрдә смартфоннар күбрәк таралган икән. Гарәп әмирлекләрендә яшәүчеләрнең 61 процентында смартфон бар. Хәтта ярлырак гарәп илләре дә Европаның иң бай илләренең берсе саналган Германиядән бик калышмый. Германия халкының 29 процентында смартфон булса, Мисыр халкының 26 проценты аңа ия.

Якын Көнчыгыш халкының өчтән бер өлешеннән артыгы интернет куллана. Бу дөньядагы уртача күрсәткечләрдән артыграк. Һәм мөселманнар үз җиһазларын башкалар кебек үк үзара язышу, социаль челтәрләрдә аралашу, интернет аша сатып алу өчен куллана. Әмма Лейден университетында Көньяк-Көнчыгыш Азиядәге үсә баручы дигитал культураны өйрәнгән Барт Барендрегт әйтүенчә, дигитал технологияләрне үзләштерү һәм исламлаштыруның тәэсире күпкә тирәнрәк. ”Мөселман яшьләр шулай ук Көнбатыш моделенә каршы чыгу белән бер үк вакытта технологияләрне куллану нәтиҗәсендә күп кенә элеккедән килгән, традицион гадәтләрдән дә ераклаша бара", ди ул.

Күп кенә смартфон програмнары дини ихтыяҗларга хезмәт итә. Аларның кайберләре якын тирәдәге мәчетләрне яки хәләл кибетләрне күрсәтә. iPhone програмы Salah 3D дөрес итеп намаз укырга өйрәтә. Quran Majeedтә Коръән аятьләрен гарәпчә генә түгел, башка телләрдә дә укып һәм тыңлап була. Бу програмны инде өч миллионнан артык кеше йөкләгән.

Мөселманнар өчен ясалган интернет сәхифәләре дә бик күп. Тиздән ачылачак Salamworld социаль челтәре Facebookның мөселман варианты булачак, диләр. Оештыручылар әйтүенчә, интернеттагы әхлакый стандартлар өчен борчылучы мөселманнар гадәти социаль челтәрләрне өнәми. Salamworld модераторлары кеше тәне артык күп күрсәтелгән фотоларны һәм яман сүзләрне бетереп барачак.

Интернет аша килен-кияү эзләү сәхифәләре дә артканнан арта бара. Үзен шәригать кушканча эшләүче интим кибет сәхифәсе буларак танытучы Al Asira хуҗасы Габделазиз Аураг: “Бу исламда кешеләр уйлаганнан күбрәк рөхсәт ителә торган нәрсә”, ди.

Былтыр Гарәп язы буларак танылган халык күтәрелешендә социаль челтәрләрнең роле турында инде күп сөйләнде. Шул ук вакытта бу технологияләр мөселман дөньясын үзгәртә, мөселман өммәтенең виртуаль версиясе дә барлыкка килә. Төрле мөселман форумнарында дини темаларга ачыктан-ачык фикер алышулар бара. Элек үз мәхәлләләрендәге муллалар әйткәннәр белән генә чикләнгән мөселманнар хәзер интернет аша киңрәк мәгълүмат ала. 25 яшьлек суданлы блогер Әмир Әхмәт Насыйр: “Дигитал инкыйлаб нәтиҗәсендә яшь мөселманнарның сүзе ишетелә башлады. Ул безгә дини җитәкчелекне тәнкыйтьләү һәм үз тәфсирләребезне булдыру мөмкинлеге бирә”, ди. Интернетка ияләшеп киткәннән соң Насыйр башта мөселманнан атеистка әверелгән, соңрак суфилыкка кереп киткән. Суфилык тәҗрибәсе нигезендә “Минем исл@мым» исемле китап та язган.

Үз абруйларына куркыныч янаудан куркып кайбер голәмәләр аерым бер сәхифәләрне тыярга, күпләре хәтта тулысынча интернетны тыярга чакыра. Әмма шул ук вакытта бик күпләр читтә калудан куркып, киресенчә, әлеге яңа медианы кулланырга тырыша. Каһирәдәге абруйлы әл-Әзһәр университеты галимнәре кызыксынучылар белән яңа медиа аша “Кайнар элемтә” булдырган. Теләгән кеше шалтыратып яки электрон хат белән үз соравын бирә һәм аңа 48 сәгать эчендә җавап бирелә. Кайбер дин әһелләре исә үз вәгазьләрен Youtubeка чыгарып бара.

Мөселман хатын кызларның тормышына интернетның тәэсире тагын да зуррак. Мөселманлыкка күчкән, АКШның Алабама штатында бер агентлыкта текстлар язучы булып эшләүче Кимберли Бен интернет ярдәмендә “үз гаиләңне дә карый аласың, эшли дә аласың, эш урынында хиҗапка бәйле проблемнардан да котыла аласың”, ди. Ул хатын-кызларга өйдән торып интернет аша эшләү серләрен өйрәтә.

Шул ук вакытта технологияләр бер яклы гына тәэсир итми. Социаль челтәрләр былтыр Гарәп язында халыкка оешырга ярдәм иткән булса, сугышчан ислам тарафдарлары үзләренә яңа сугышчылар җәлеп итү өчен интернетны инде күптән файдаланып килә.

Шулай да мөселманнар кулында смартфоннарның арта баруы радикалларга бик файдага булмас кебек. Нәфрәт һәм экстремизм гадәттә ябык, тыюлар һәм эзәрлекләүләр булган җәмгыятьләрдә яши, интернет исә күбрәк ачыклыкка һәм толерантлыкка ярдәм итә. Суданлы блогер Насыйр китап басу христинлыкка алып килгән үзгәрешләрне, реформаларны дигитал медиа исламга алып киләчәк дигән фикердә. “Бу башлангычы гына, әмма без исламның төрле нәрсәләрне бергә катыштырып ясалган бик күп версияләрен дә күрәчәкбез әле”, ди Насыйр.

XS
SM
MD
LG