Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама икенче тапкыр президентлыкка намзәт булды [видео]


Обама икенче тапкыр президентлыкка намзәт булды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:20 0:00

Обама икенче тапкыр президентлыкка намзәт булды

АКШ президенты Барак Обама Демократлар фиркасенең аны янә президентлыкка тәкъдим итүен рәсми рәвештә кабул итте.

Төньяк Каролина штатының Шарлотт шәһәрендә үткән корылтайда Демократлар фиркасе делегатларына мөрәҗәгать итеп Обама, үзе тәкъдим иткән юлны җиңел һәм кыска дип әйтеп булмый дип белдерде. Аның сүзләренчә, хәзер 8,3 процент булган эшсезлекне бетерү өчен берничә ел кирәк булачак. Президент сүзләренчә, хәзерге проблемалар дистәләрчә еллар буена тупланган.

Вице-президент Джо Байден, корылтай тәмамланган өченче көндә чыгыш ясап, әгәр җиңә алсалар, президент һәм үзе алдында торган илне шиктән һәм түбән төшүдән чыгару максаты тормышка ашачагын әйтте.

АКШта 6 ноябрьдә президент сайлау үтә.
XS
SM
MD
LG