Accessibility links

Кайнар хәбәр

Димәшктә мәчет янында шартлау булды


Сүрия башкаласы Димәшктә бүген мәчет янында шартлау нәтиҗәсендә 5 кеше һәлак булды, берничә кеше тән җәрәхәтләре алды, дип хәбәр итә дәүләт телевиденисе.

Мәчет янындагы мотоциклга беркетелгән бомба кешеләр җомга намазыннан чыкканда шартлаган. Лондонда урнашкан Сүрия хокук саклаучылары бүген Димәшк, Замалк һәм Катан шәһәрләре янында 45 үлгән кеше табылу турында хәбәр иткән иде.

Сүриягә өч көнлек сәфәрен тәмамлаган Кызыл Хач халыкара комитеты башлыгы Питер Маурер, Сүрия президенты Бәшәр Әсәд аңа тоткыннарга яхшы мөгамәлә тәэмин итүне вәгъдә итте, дип белдергән иде. Маурер бу вәгъдәнең соңрак тикшереләчәгенә дә сүз бирде.

Сүрия рәсмиләре бүген баш күтәрүчеләр җитәкчелегендә булган Хәлеб шәһәренең ике районын яулап алу турында хәбәр иткән иде. Сугышчылар исә бу районнарда каршылык әлегәчә баруын хәбәр итә.
XS
SM
MD
LG