Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан кинофестивале Сәид Нурси турында фильмны күрсәтмәде


"Хөр адәм: Бәдиүззаман Сәид Нурси" фильмы постеры
"Хөр адәм: Бәдиүззаман Сәид Нурси" фильмы постеры
Узган ел порноактриса уйнаган фильм күрсәтеп, төп роль башкаручыга бүләк биргән Казан халыкара мөселман киносы фестивале, быел төрек дин галиме Сәид Нурси турында фильмны програмнан алган. Бу карарны фильмнарны сайлап алу комиссиясендә ислам белгече буларак катнашкан Рөстәм Батров биргән. Фестивальнең матбугат сәркатибе Анастасия Логинова Нурсине “иң хөрмәт ителгән ислам галимнәренең берсе” дип атаган иде.

Бу көннәрдә Татарстан башкаласында барган VIII Казан халыкара мөселман кинофестивале програмнан төрек дин галиме Сәид Нурси тормышы турындагы нәфис фильмны төшереп калдырган. “Хөр адәм: Бәдиүззаман Сәид Нурси” дип аталган 2,5 сәгатьлек фильм Русия ислам университеты проректоры, Татарстан диния нәзарәте голәмәләр шурасы рәисе Рөстәм Батров тәкъдиме белән сайлап алу этабын узмаган.

"Сәид Нурси турында бу фильмны караганда төп герой һәм аның дәвамчылары карашларына игътибар иттем. Кинода пропагандаланган хәрәкәт Русиядә тыелган икәнен беләм”, ди Батров. Моның турында ул кинофестивальнең оештыручыларына хәбәр иткән. Соңгылары фильмны програмга уздырмаска булган.

Русиядә Сәид Нурсинең китаплары һәм аның дәвамчыларының эшчәнлеге 2008 елда тыелган иде. Фильмдагы вакыйгалар 1920-1930 елларда бара.

Элегрәк кинофестивальнең матбугат сәркатибе Анастасия Логинова Нурси турындагы фильмны уңай бәяләгән иде. “Бу фильм Төркиядә һәм төрки дөньяда иң күп өйрәнелгән һәм хөрмәт ителгән ислам галимнәреннән берсе – Сәид Нурсинең тормышы турында”, дип китерә Логинованың сүзләрен Русия авазы радиосы.



Фильмда галимнең тормышы, эшчәнлеге, чиккән газаплары тасвирлана. Шулай ук төп геройның Мостафа Кәмал Ататөрек белән сөйләшү сәхнәләре дә бар. Нурси Ататөреккә җәмгыять өчен ислам дине никадәр әһәмиятле булуын аңлата. Милләте белән көрд булган Сәид Нурси төрек һәм көрд халыклары дуслыгын ныгыту идеясен дә алга сөрә.

Мәхмәт Танрысәвәрнең “Хөр адәм: Бәдиүззаман Сәид Нурси” нәфис фильмы Төркиядә 2011 елда чыккан иде. Төркия, Германия, Австрия, Швейцария, Бельгия, Нидерланд, Дания, Англия, Франциядә күрсәтелгән фильм кинотеатрларда барлыгы миллионга якын тамашачы җыйды. Фильм зур халыкара кинофестивальләрдә катнашып, бүләкләр яулады.
XS
SM
MD
LG