Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лавров: АКШның Иранга, Суриягә чикләүләре Русия бизнесына кагыла


Сергей Лавров
Сергей Лавров
АКШның Иранга һәм Сүриягә карата берьяклы чикләүләре турыдан-туры Русия бизнесына, аерым алганда ил банкларына кагыла.

Бу хакта Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Владивостокта АКШ Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон белән очрашудан соң белдерде. Лавров сүзләренчә, американнарның Иран һәм Сүриягә янау һәм басымны арттыру теләге бар, әмма мәсьәләне болай хәл итәргә ярамый.

Лавров сүзләренчә, гомумән алганда ул, Клинтон белән очрашудан канәгать калган. Якын Көнчыгыштагы вәзгыятьтән тыш алар ике ил арасында сәяси, икътисади һәм социаль хезмәттәшлек мәсьәләләрен дә тикшергән.

Клинтон һәм Лавров Владивостокта үтүче Азия-Тын океан икъдисади хезмәттәшлек (АТЭС) саммиты кысаларында очрашты.
XS
SM
MD
LG