Accessibility links

Грузия эчке эшләр министрлыгы: Лапота тарлавыгында кораллы сугышчы тоткарланды


Грузия эчке эшләр министрлыгы Русия чигендәге Лапота тарлавыгында бер кораллы сугышчы тоткарлануын хәбәр итте. Август ахырында анда кораллы сугышчыларга каршы махсус операция үткәрелгән иде.

“Интрефакс” хәбәр итүенчә, тоткарланучы Русия ватандашы, Төньяк Кавказдан Әхмәт Чатаев. Атыш вакытында ул яраланган һәм аңа медицина ярдәме күрсәтелгән.

Август ахырындагы махсус операция вакытында 11 кораллы сугышчының үтерелүе хәбәр ителгән иде. Грузия хакимияте, бу кораллы экстремистлар Грузиягә Дагыстаннан кергән булырга мөмкин, дип белдерә.
XS
SM
MD
LG