Accessibility links

Кайнар хәбәр

АТЭС саммиты кысаларында Клинтон һәм Путин очрашты


Владивосток янындагы Русский утравында Русия президенты Владимир Путин Азия-Тын океан икътисади хезмәттәшлек (АТЭС) саммитында АКШ делегациясенә җитәкчелек итүче Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон белән очрашты.

Әлеге очрашу Русия президентының бу чарада катнашучыларны тантаналы кабул итүе алдыннан булды. Русия мәгълүмат чаралары очрашу турында бүтән бернинди дә мәгълүмат бирми.

Аңа кадәр Клинтон Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән очрашкан иде.
XS
SM
MD
LG