Accessibility links

Кайнар хәбәр

Lufthansa очышларын башлап җибәрде


Lufthansa һава ширкәте очкычлары
Lufthansa һава ширкәте очкычлары
Германиянең Lufthansa һава ширкәте салонда хезмәт күрсәтүчеләрнең 24 сәгатьлек эш ташлавыннан соң очышларны башлап җибәрде. Әлеге эш ташлау Lufthansa тарихында иң зуры булды.

Кичә меңгә якын очыш булмады. Бу хәл 100 меңнән артык юлчыга кагылды.

Җомга кичендә соң гына һөнәр берлеге һәм ширкәт җитәкчелеге бәхәсне чишү өчен арадашчы турында килеште. Сөйләшүләр 12 сентябрьгә кадәр төгәлләнергә тиеш.

Германиядә хезмәт канунына күрә, инде хәзер эш ташлау дәвам итә алмый. Һөнәр берлеге җитәкчелеге әгәр килешүгә ирешелмәсә, яңа озакка сузылган эш ташлау булачак дип кисәтә.

Кичә һава ширкәте вакытлыча түбән хезмәт хакына эшләүчеләрне даими эшкә алырга ризалык бирде. Бу һөнәр берлеге куйган таләпләрнең берсе иде. Аннан да кала, һөнәр берлеге хезмәт хакларын да арттыруны таләп итә.
XS
SM
MD
LG