Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ һәм Русия арасында виза алу җиңеләя


Бүгеннән АКШ һәм Русия арасында виза алуны җиңеләйтүче килешү көчкә керде.

Русия тышкы эшләр министрлыгы белдерүенчә, АКШ һәм Русия ватандашларына илгә кергәч, алты ай анда булу мөмкинлеге бирүче, өч еллык, күп тапкыр барырга рөхсәт итүче визалар турында сүз бара. Русия кешеләр һәм оешмалар чакыруы белән эш, шәхси, һуманитар һәм туристик визалар, ә АКШ туристлык һәм бизнес визалары эшләячәк.

Русиядә АКШ илчесе Майкл Макфол, Кушма Штатларның Русия белән ике арада визаны бөтенләй бетерүгә омтылуын белдерде. Аның фикеренчә, “яңа килешү – алга зур адым, ике ара мөнәсәбәтләргә яңа бәя” булып тора.
XS
SM
MD
LG