Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәләстин БМОдан “әгъза булмаган дәүләт” статусы алырга тырыша


Мәхмүт Аббас
Мәхмүт Аббас
Фәләстин башлыгы Мәхмүт Аббас үзләренең “әгъза булмаган дәүләт” статусы алу өчен 27 сентябрь көнне БМО Генераль Ассамблеясына мөрәҗәгать итәргә җыенуларын белдерде. Аббас сүзләренчә, фәләстиннәр БМОда әгъза булу өчен дә тырышачак һәм әлегә символик рәвештә “әгъза булмаган дәүләт” статусы алу өчен теләктәшлек күрсәткән илләрнең тавышларына таяначак.

Узган елның сентябрь аенда Фәләстин БМОга, бу халыкара оешманың тулы хокуклы әгъзасы булу өчен, рәсми рәвештә мөрәҗәгать итте. Әмма аны канәгатьләндерү фәләстин-израиль низагын чишкәнгә кадәр кичектерелде.
XS
SM
MD
LG