Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарстанда мөселманнарны тоткарлау мәсьәләсе Русия пулатында күтәреләчәк"


Фәһим Шәфиев һәм "Кавказ Форосы" чарасын оештыручы Русия җәмәгать пулаты әгъзасы Сергей Марков (с)
Фәһим Шәфиев һәм "Кавказ Форосы" чарасын оештыручы Русия җәмәгать пулаты әгъзасы Сергей Марков (с)

Фәһим хәзрәт Шәфиев мөселманнарга карта гаделсезлекләр булганда бергәләшеп уртак карашны белдереп тору кирәклеген әйтә. Татарстанда мөселманнарны тоткарлаулар мәсьәләсе Русия җәмәгать пулатында да күтәреләчәген белдерде.

Русия мөселман яшьләр берлеге президенты, Русия җәмәгать пулаты әгъзасы Фәһим Шәфиев Русиянең сәяси элитасы итеп әзерләнүче яшьләр чарасында катнашканнан соң Азатлык радиосына әңгәмә бирде.

– Фәһим хәзрәт, сез август ахырында Абхазиядә “Кавказ Форосы” дип аталган чарада катнашкансыз. Бу чара яшь буынны Русиянең сәяси элитасы итеп тәрбияләү өчен оештырыла. Чарада сез Русия мөселман өммәте алдында торган максатлар турында сөйләгәнсез. Чыгышыгызда нинди максатларны күз алдыгызда тоттыгыз?

– Бу чарада Русиядән генә түгел, Украина, Молдова, Абхазия һәм Осетиядән дә яшьләр дә бар иде. Минем чыгышым Русиядәге мөселманнарның илгә керткән өлеше турында булды. Бу яшьләр арасында мөселманнар турында төрле фикерлеләр, бик әйбәт карашта булмаганнары да бар. Без мәгълүмат чаралары тарафыннан мөселманнарны нык хурлау чорында яшибез. Мин беренчедән, мөселманлыкның христианлыкка караганда кайбер урыннарга алданрак та килүен аңлаттым. Икенчедән, бу дәүләт алга таба да яшәсен өчен мөселманнарның бу эштә катнашуын да аңлатып карадым.

Миңа соңгы вакытта мөселманнарга һөҗүмнәр һәм исламны хурлаган вакыйгалар турында да сорау бирделәр. Мин үз чыгышымда террор дигән бәлаләрнең һәм башка җинаятьләрнең мөселманнар өстенә төшүен дә аңлаттым, җинаятьнең дине дә, милләте дә булмауны, җинаятьне дин белән милләт белән бәйләп булмаганлыгын төшендерергә тырыштым.

Бу яшьләр киләчәктә дәүләт оешмаларында да эшләячәкләр, башка юнәлешләрне дә алып барачаклар, чөнки алар гади яшь кешеләр генә түгел, ә төрле оешмаларның җитәкчеләре. Мин бөтен җинаятьләрдән динебезнең читтә торуына әһәмият бирдем.

– Мөселманнарга карата булган хаксызлыкны сөйләп кенә, аны бетереп булмый бит, ниндидер адымнар да ясау кирәк. Бу хакта уйлаганыгыз юкмы?

"Кавказ Форосы" чарасында катнашучы яшьләр
"Кавказ Форосы" чарасында катнашучы яшьләр
– Мин бу форумда катнашкан рус телендә язучы журналистларга һәм мәгълүмат чаралары вәкилләренә исламны һәм мөселманнарны таныту, чынлыкта аларның кем икәнлекләрен белдерү өчен очрашуларын үткәрергә тәкъдим иттем. Яшьләр дә моны күтәреп чыкты. Күп вакытта динебезне һәм милләтебезне борчый торган мәсьәләләрне мәгълүмат чаралары тарата, әмма төптә ни ятканны аңлатып торуны кирәк санамый. Бөтен кешене шаккатырабыз дип, куркыныч вакыйгаларны күрсәтеп, мөселманнарны пычраталар.

Без мөфтиятләребез, мөселман яшьләр оешмалары, хәтта мөселман булмыйча да, аларны яклаучылар бергә һәр төбәктә мәгълүмат чаралары белән эшләргә телибез, чөнки безнең начар ягыбызны гына эзләп, аны күрсәтеп халыкта начар фикер тудырыла. Без мөселманнар үзебез мәгълүмат чаралары белән эшләсәк кенә, ул нәтиҗә бирәчәк.

– Бу яңа элита Русиянең мөселманнар күп яшәгән дәүләт буларак, аларның да мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү кирәклеген дә аңлармы?

– Мин аңларлар дип өметләнәм һәм алга таба бу илдә мөселманнар диннәрен бары тик әйбәт яктан гына күрсәтәчәк. Безнең башка юлыбыз да, башка илебез дә юк. Без мөселман булмаган башкалар белән тынычлык белән яшәү өчен төрле чаралар оештырырга тиешбез. Әгәр бер-беребездән кимчелекләр эзләп, бер-беребезнең хокукларын якламасак, Русиянең дәүләтчелеге бетәчәк. Мин үз тарафымнан бу хакта һәрвакыт белдереп торырга тырышам, чөнки Русия күп милләтле һәм күп динле дәүләттер. Шул милләтләр һәм дин дин тотучылар дуслыкта яшәсә һәм бер-берсен хөрмәт итсә генә киләчәк булачак. Бу мәсьәләләргә әһәмият бирмәсәк, кызганыч, куркыныч хәлләр дә булачак.

– Сез Абхазиядә булганда абхаз мөселманнары мөфтие Салих Кварацхелия белән дә очрашкансыз, Абхаз мөселманнары алдында торган проблемнар турында да сүз булгандыр. Салих хәзрәт ниләр сөйләде?

Фәһим хәзрәт Шәфиев (с) һәм Салих хәзрәт Кварацхелия
Фәһим хәзрәт Шәфиев (с) һәм Салих хәзрәт Кварацхелия
– Абхазиядә яшәүче халык миңа бик үзгә булып тоелды. Анда мөселманлык та, христианлык та, төрки булган гадәтләр дә, барсы да бергә буталып беткән. Халык христиан бәйрәмен дә, Корбан бәйрәмен дә бергә үткәрә. Абхазиядә Корбан бәйрәме дәүләт бәйрәме итеп кабул ителгән. Мөселман булганы да, булмаганы да, бәйрәм көн дип, ял итә. Әлеге милләтнең үзбилгеләнүендә, минемчә, әле күп эшләргә кирәк. Анда барсы да буталып беткән. Христианнары да үзләрен христиан дип аңламый, мөселманнары да үзләрен мөселман итеп хис итми. Салих хаҗи да бу зур проблем дип бу мәсьәләгә кагылды. Гыйлем булмаганга һәм мөселманлыкның инфраструктурасы тудырылмаганга күп сораулар туа. Анда күп эшлисе бар әле. Ислам юнәлешендә беренче адымнарын гына ясыйлар.

Анда мәчет бар һәм шулай ук мөселман җәмәгатьчелеге дә оешкан. Ял итәргә килгән татар егетләре белән мәчеттә күрештек. Абхазиядә яшәүчеләрнең күпчелеге Русия ватандашлары.

Абхазия бәйсезлеген дөнья илләре танымый. Моңа фикерегез ничек?

– Дәүләтләрнең бәйсезлегенә килгәндә, дөнья җәмәгатьчелеге ике төрле карашта. Көнбатыш илләр кайвакыт кечкенә генә дәүләтләрнең дә бәйсезлеген таныйлар, ә кайвакыт кайберләрнекен кабул итә алмыйлар. Уйлавымча, ул халыкның үткәне дә, киләчәге дә Русия белән бәйләнгән. Бу илдә яшәүчеләр үзләрен дәүләт буларак танымаудан әллә ни авырлык күрми, Русиянең аларны тануы җиткән дип аңладым.

– Дәүләтчелек дигәннән, әле яңа гына Татарстан Республика көнен бәйрәм итте, Шулай ук быел Татарстанның бәйсезлеге референдумына 20 ел тулды. Әмма Татарстан бәйсезлеген беркем дә танымады моны ничек аңларга?

– Бу сәяси мәсьәләләрдә төгәл рәвештә фикер әйтеп бетереп булмый, ләкин мин белгәнчә, нинди генә авыр заманалар һәм кыенлыклар булмасын, татар халкы үз юлы белән була торган бер милләт ул. Дөнья тарафыннан тану гына бәхет бирми. Халыкның үз күңелендә телен, динен белү, үз җирендә яшәү, үз мәдәниятен арттырудан кала, мин уйлыйм, әле бу көнгә аңардан да артык азатлыкны эшли алмыйбыз.

Һәр заманда безнең халык әйбәт яшәр өчен үзенә юл табып чыккан. Нинди генә авырлыклар тумасын аны хәл итү өчен безнең милләттә рухи һәм әхлакый көч бар. Без үзебезнең милләтебезне, телебезне, мәдәниятебезне, иманыбызны сакласак, тарихыбызны белеп торсак, горурланырлык елларыбыз турында яшь буынга да белдерсәк, бу илдә безнең киләчәгебез әйбәт булыр дип уйлыйм. Чит илләр, дәүләтләр таныса да, танымаса да безгә зур игътибар бирми дип беләм. Без милли мәнфәгатьләребезне эчтән тудырырга тиешбез.

– Сез үзебездән күп нәрсә тора дип әйтәсез. Әмма соңгы хәлләр дәүләт сәясәтеннән дә күп нәрсә торганны күрсәтә. Татарстан диния идарәсе җитәкчелегенә һөҗүмнәрдән соң, кайбер хәбәрләргә күрә, Русия куәт көчләре тарафыннан 600ләп мөселман тоткарланып берничә тәүлек, йә атна буена ябылу урыннарында булды. Фәһим хәзрәт, сез Русия җәмәгать пулаты әгъзасы, мөселманнар тормышын яктыртучы "Әл-РТВ" каналының да иҗтимагый редакциясе әгъзасы. Русия хакимиятләре белән тыгыз мөнәсәбәттә булучыларның берсе, ә шул ук вакытта хакимият мөселманнарга киртә салырга тырыша, репрессияләр алып бара. Моны ничек аңларга?

– Татарстанда булган бу вакыйгаларга килгәндә, Татарстан хакимияте булсын, җәмәгатьчелек булсын, барсы да бу хәлләргә карата халыкны яклар өчен фикер белдерде. Мин бу хакта беләм. Мөселманнарны кулга алулар, алар җинаятьләрдә катнашкан дип шикләнүләр безнең полициянең камил булмаган эшен күрсәтә. Бу юнәлештә дәүләт эшен тагын да көчәйтергә, барлык гамәлләр дә ачык булырга тиеш.

Без дин әһелләре буларак, җәмәгатьчелекне борчыган мәсьәләләрдә үз сүзебезне әйтергә тиешбез. Нинди генә мәсьәлә булмасын, Татарстандагы кебек, бөтенебез бер сүздә, бер позициядә булып, ул эшләргә каршы торырга тиеш. Халык үз хокукларын үзе якларга тиеш. Хокук саклау системасы бездә камил түгел, бу юнәлештә күп эшләр эшләү кирәк. Нинди генә авырлыклар килмәсен, халык белән бердәм булсак, курыкмыйча үзебезнең сүзебезне, хокукларыбызны якласак, дәүләт тә ул бердәм рәвештә белдерелгән карашны хөрмәт итәчәк.

– Русия җәмәгать пулаты әгъзасы буларак, бу проблемнарны җәмәгать пулатында күтәрергә уйламыйсызмы?

– Уйлыйбыз, якын арада Кавказда булган мәсьәләләр, Татарстанда булган фаҗигаләрне бер җыелышта дин әһелләрен генә түгел, хокук саклау органнарын да чакырып, үзебезнең позицияне белдерергә телибез. Бу мәсьәләдә эле эш башлана гына дип әйтергә мөмкин.

– Бу җыелышта Татарстанда күпләп мөселманнарын тоткарлау, аларны ябып тору мәсьәләләре дә күтәрелерме?

– Әлбәттә. Кавказ республикалары мәсьәләсенә килгәндә, башта Татарстанныкын күтәрү кирәк. Бу Татарстанда, кызганыч, яңа туып килгән проблема. Кавказны без тирәннән аңлап бетерә алмыйбыз. Анысын Кавказ дин әһелләре кайгыртырга тиеш. Безгә Татарстаныбызда татарлар яшәгәнгә, ул проблемнар якынрак һәм ачыграк тоела дип беләм.
XS
SM
MD
LG