Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда су басуда 69 кеше үлгән


Пакстанның төньягы һәм төньяк-көнбатышында су басу нәтиҗәсендә 69 кеше һәлак булган, 70 кеше тән җәрәхәтләре алган, йөзләрчә кеше тораксыз калган. Якынча 7000 йорт һәм бина зыян күргән.

Су басу өзлексез явучы яңгырлар нәтиҗәсендә барлыкка килгән.

Синоптиклар фаразлавынча, инде ике атна яуган яңгыр әле дәвам итәчәк.
XS
SM
MD
LG