Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда министр балалары наркотик белән тотылды


Казанда министр һәм зур түрә балалары, туганнары наркотик куллану өчен кулга алынды. Наркотик полициясе уздырган операция нәтиҗәсендә җинаять төркеме башлыгы белән бергә 10 кеше тоткарланды, зур күләмдә һашиш табылды.

50 яшьлек гаилә башлыгы җитәкләгән җинаятьче төркем Татарстанда наркотик сату белән инде берничә ел дәвамында шөгыльләнгән. Наркотик полициясе хезмәткәрләре төркем белән аралашучыларны күзәтеп барган, дип хәбәр итә Русиянең Татарстанда наркотиклар контроле идарәсе.

“Джон” кушаматлы наркотик сатучы һашишне үз өендә саткан. Сатып алучыларга ул кунакчыллык күрсәтеп, мунча кертә торган булган.

Җинаятьче төркем башлыгын наркотик полициясе хезмәткәрләре аның өендә кулга алган. “Джон”ның өендә ачык рәвештә яткан зур күләмдә һашиш табылган.

Барлыгы наркополиция 10 кешене кулга алган. Төркем башлыгы һәм ике наркотик кулланучыга җинаять эше ачылган. Калганнары административ җаваплылыкка тартылган.

Наркотик контроле идарәсе “Азатлык”ка кулга алынган министр балалары һәм туганнырының исемнәрен әйтүдән баш тартты. “Хәзерге вакытта аларның гаепләрен дәлилләүче мәгълүмат җыела”, - дип хәбәр иттеләр идарәдә.

Гаеплеләргә 20 ел иректән мәхрүм ителү яный.
XS
SM
MD
LG