Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Камада балаларына татар телен тыйган ана мәхкәмәгә бирелде


Түбән Камадагы 35нче мәктәп
Түбән Камадагы 35нче мәктәп

Түбән Кама башкарма комитеты балаларына татар теле һәм әдәбияты дәресләренә йөрүне тыйган Виктория Можарованы мәхкәмәгә бирде. Мәхкәмә эше 13 сентябрьгә билгеләнгән.

Бу – мәхкәмәдә каралган андый эшләрнең икенчесе булачак. Татар теле белән бәйле мондый күренешнең беренчесе 2004 елда Казанда булган иде. Ул чакта вазгыять киресенчә була – Хапугин дигән әфәнде үзе Русия Конституция мәхкәмәсенә баласын татарча укытмауны таләп итеп мөрәҗәгать иткән.

Түбән Камада мәхкәмәгә шикаять хакимият тарафыннан бирелә. Дәгъва юллауның кайбер сәбәпләренә дә тукталыйк. Виктория Можарованың балалары Никита һәм Андрей 35нче гимназиядә 2009 елдан башлап укыйлар. Аңа кадәр шәһәрнең башка мәктәпләрендә белем алалар. Можарова 2008 елда ук балаларын татар теле һәм әдәбияты дәресләренә йөртмәве хакында рәсми гариза яза. Шуннан бирле аның балалары татар дәресләренә йөрми. Татар дәресләренә йөрмәгән бу укучылар сыйныфтан сыйныфка күчерелә. Канун буенча, әгәр укучы ике фәннән аттестация узмаса, алдагы сыйныфка күчерелергә тиеш түгел. Ә монда нәкъ ике фән – татар теле һәм әдәбияты килеп чыга. Шуның белән Никита һәм Андрей да бер сыйныфтан икенчесенә күчәргә тиеш булмый, шулай да алар 8нче сыйныфка кадәр җиткәннәр.

Шушы күренеш һәм булачак мәхкәмә уңаеннан без шәһәрнең мәгариф идарәсе башлыгы Айдар Фәретдинов белән берничә тапкыр элемтәгә чыгып карадык. Аның эшләре тыгыз булу сәбәпле җавап алынмады. Шулай да кайбер оешма рәисләре, җәмәгать эшлеклеләре фикерләрен белдек.

Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе Рөстәм Ганиев шулай ди:

Рөстәм Ганиев
Рөстәм Ганиев
“Бу – матур күренеш түгел. Татарстанда икетеллелек турында канун кабул ителгән. Ике тел белү – белемеңне күбәйтү дигән сүз. Шәһәр мәктәпләрендә әдәби кичәләр, шигырь бәйрәмнәре уздырабыз. Анда урыс балалары да татарча язган шигырьләрен укыйлар. Әйбәт бит. Шулай аңлашып яшәгәндә генә киләчәгебез була”.


Татарстан дәүләт шурасы депутаты Разил Вәлиев:

Разил Вәлиев
Разил Вәлиев
“Мондый вазгыять 2004 елда Казанда булып алган иде. Хапугин дигән кеше, мин баламны татарча укытырга теләмим, дип, Русия Конституцион мәхкәмәсенә шикаять юллады. Әлеге мәхкәмә мондый карар чыгарды: ”Татарстанның мәгариф турындагы "татар һәм урыс телләре бертигез дәрәҗәдә укытылырга тиеш" дигән канун маддәләре РФ Конституциясенә каршы килми”. Моннан да зуррак карарның булуы мөмкин түгел иде.

Түбән Камадагы бу гаилә дә әлеге канунны үзгәртә алмас. Без хокукый дәүләттә яшәргә омтылабыз. Әлеге кеше республика кануннарын кабул итми икән, аның гаебедер. Бу эшкә үзенең генә башы җиттеме икән, кемнәрдер өндәделәр микән, монысында да шигем бар. Мондый кешеләргә гаҗәпләнәм. Ни өчен әле бу кеше яки балалары татар телен өйрәнүгә каршы? Нигә алгебрага, физикага, рәсем дәресенә, урыс теленә, инглиз яки алман теленә каршы түгелләр? Ә менә татар теленә каршылар. Мин үземнең балаларны урыс телен укытырга каршы дип күз алдына да китерә алмыйм. Димәк, мин толерант, башка халыкларга хөрмәт белән карыйм. Бу кеше татарга, аның теленә, мәдәниятенә хөрмәт белән карый белми. Аны экстремизм ягына авышкан дияргә дә мөмкин”, диде.

Түбән Каманың шәһәр хакимияте Виктория Можаровага карата ”Балаларына белем алуда чикләүләр куюда” дәгъва белдерәчәк. Кайбер мәгълүматлар буенча, Можарова, Русиядә урыс теле дәүләт теле булып тора һәм шул телне укыгач җиткән", дип саный.
XS
SM
MD
LG