Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бөтендөнья башкортлары корылтаена яңа рәис сайланды


Румил Азнабаев
Румил Азнабаев

Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты утырышында оешманың яңа рәисе итеп Румил Азнабаев сайланды.

Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты утырышы узган җомга Уфаның иң затлы мәдәният сарайларының берсе булган Нефтьчеләр сараеның кече залында узды. Шуны да әйтергә кирәк, башкарма комитетка шушы сарайдан берничә бүлмә, конференция заллары бирелгән.

Утырыштагы төп мәсьәлә – оешманың җитәкчесен яңарту булды. Әлегә кадәр башкарма комитет җитәкчесе булып саналган Марсель Йосопов Русия дәүләт думасына депутат итеп сайланганнан соң ике урында утыра алмавын белдереп, корылтай җитәкчелегеннән бушатуларын сораган иде. Бу урынга дүрт кеше күрсәтелде. Алар: Башкортстанның элекке милли сәясәт һәм мәдәният министры Хәләф Ишморатов, билгеле галим, тарих фәнннәре докторы, профессор Марат Колшәрипов, башкарма комитетның элекке рәисе, бүген урынбасар йөген тартучы Румил Азнабаев һәм эшкуар, Уфадагы бер төзелеш ширкәте башы Иршат Асылгуҗин. Марат Колшәрипов һәм Хәләф Ишморатовлар Румил Азнабаев файдасына намзәтләрен алуларын белдерделәр. Ачык яки ябык тавыш бирү тирәсендә тарткалашлар булып алды. Марат Колшәрипов сүзләренчә, ябык тавыш бирү – демократик юл, чөнки хакимият тәкъдим иткән кешеләргә яшерен тавыш бирергә курыкмыйлар. Моңа кадәр сайланган башкарма комитет җитәкчеләре ачык тавыш бирү юлы белән сайлану сәбәпле, бу юлы да шулай эшләнде. Тавыш бирергә хокукы булган 50 кешенең 28е Румил Азнабаевка тавыш бирде.

Румил Азнабаев “Азатлык“ка кайбер фикерләре белән бүлешеп, шуларны ирештерде:

“Башкарма комитетның төп эш юнәлеше искечә кала. Алар – мәгариф, мәдәният һәм тел язмышы. Безне аеруча мәгариф борчый. Кече мәктәпләр сылтавы белән аларның ябылулары, федераль стандартларның башкорт телен укытуны кысуы. Соңгы чорда кайбер башкорт җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре конгрессны федерализм мәсьәләсендә көрәшмәвен, хөкүмәт җырын җырлавын ирештерә. Бу дөрес түгел. Федерализм мәсьәләсен карау буенча безнең башкарма комитетта галимнәр төркеме эшли. Алар кануни юллар белән проблемны чишәргә тырыша. Русия дәүләт думасы депутатлары белән эшли. Урамнарга чыгып басу гына көрәш юллары түгел”.

Румил Азнабаев 2006-2009 елларда оешманың рәисе булган иде инде. Рәсми булмаган чыганаклар Румил Азнабаевның Казанга барып кайту белән вазифасыннан төшерелүен ассызыклап, аның Башкортстан җитәкчеләре белән килешми Татарстанга баруы өчен урыныннан алынуын ирештерде.

Румил Азнабаев мәгариф һәм башка милли проблемнарны берлектә чишү өчен милли республикалар, шул исәптән Казан белән бергә эшләргә әзер булуын әйтте.
XS
SM
MD
LG