Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (102)


Татар-башкорт Совет җөмһүриятен төзү мәсьәләсен тикшергән җыелышта беренче булып Иосиф Сталин чыгыш ясый
Татар-башкорт Совет җөмһүриятен төзү мәсьәләсен тикшергән җыелышта беренче булып Иосиф Сталин чыгыш ясый
Идел-Урал дәүләте урынына Татар-башкорт Совет җөмһүрияте (III)

Татар-башкорт Совет җөмһүриятен төзү мәсьәләсен тикшергән җыелышта беренче булып Иосиф Сталин чыгыш ясый. Нотыгында ул яңа дәүләт берәмлегендә буржуазиягә урын булмаячагы, аның милли нигездә төзелмәячәге, шул ук вакытта туган телнең кулланылачагы турында сөйләп, делегатларга идеологик күрсәтмәләр бирә. Галимҗан Ибраһимов әле кайчан гына милләтчеләр белән бергә эшләсә дә, аларны үз чыгышында гаепләп сөйли. Икенче яктан ул Казан большевигы К.Грасисның Татар-башкорт җөмһүриятенә каршы юнәлдерелгән чыгышын тәнкыйтьли, ул татар буржуазиясенә генә хезмәт итәчәк ди. Хәер, Грасис мондый җөмһүриятне төзү мөмкин түгел дип әйтеп, теләпме-теләмичәме большевикларның чын ниятен фаш итә, ләкин төрки большевиклар ул вакытта моны аңлаудан ерак була. Ул гына да түгел, Оренбур вәкиле Шәмигулов та җөмһүрияткә каршы чыгыш ясый.

Алга таба да милләткә каршы төрле хәйләләр корган кеше буларак үзен күрсәтәчәк ул. Җыелышта чыгып сөйләгән урыслар белән латышлар да җөмһүрият төзүне хуп күрми. Үз чиратында Мулланур Вахитов андый каршыларга карата кискен тәнкыйть белән чыга һәм республиканың һичшиксез кирәклеген басым ясап әйтә. Аның нотыгыннан соң Оештыру мәҗлесен җыю кагыйдәләре кабул ителә. Иң соңыннан Сталин чыгыш ясый да, җыелыш 17 майда, кичке сәгать алтыда эшен тәмамлый.

22 майда Оештыру мәҗлесен җыю комиссиясе утырышында җөмһүрияткә керәчәк төбәкләрне барлап, мәҗлескә кайсы вилаятьтән ничәшәр вәкил катнашачагы турында карар кылына. Якынча исәпләүгә караганда, Оештыру мәҗлесе җыелышында барлыгы 360-365 делегат катнашырга тиеш була. Җыелыш көне итеп 15 сентябрьне тәгаенлиләр.

Җыелышта кабул ителгән өлге буенча Татар-башкорт җөмһүриятенең халкын 8,5 миллион кеше тәшкил итәргә тиеш була (таблицаны карагыз).

1918 елның 1 гыйнварына җөмһүрияттә халык саны
Вилаять
Татар-башкортлар
Чуашлар Марилар Руслар Башкалар Барлыгы
Уфа 1 645 812 89 307 99 478 1 130 058 167 027 3 131 741
Казан 975 127 29 923 156 046 1 186 766 51 927 3 069 769
Сембер 125 598 182 021 - 49 187 19 534 376 242
Вятка 161 746 - 143 795 94 057 48 274 447 852
Самара 244 297 24 058 - 68 150 26 820 359 265
Оренбур 449 965 - - 481 058 - 930 983
Пермь 76 854 - - - - 76 854
Барлыгы 3 679 460 995 339 399 328 3 009 257 313 582 8 396 966
Процентта 43,82 11,74 4,77 35,72 3,74 100

Шуны әйтергә кирәк: Татар-башкорт Совет җөмһүрияте проекты белән Милләт Мәҗлесе кабул иткән Идел-Урал өлкәсе өлгесе һәм хәтта II Бөтенрусия мөселман хәрби корылтае әзерләгән өлге арасында әллә ни аерма булмаган. Икенче төрле әйтсәк, берара милләтчеләр белән хезмәттәшлек кылган кешеләр дә, большевик булып киткәннәре дә, барысы да автономияле җөмһүрият (дәүләт) төзергә теләгән. Ләкин бераз соңрак Сталин, совет органнарына сайлау булганда, милләтләр нисбәте исәпкә алынмаячак, дип белдергәч, җөмһүрият өлгесенең тормышка ашу ихтималы бик кими.

Өстәвенә, башкортлар Мөселман эшләре буенча үзәк комиссариатында (яңача Татар-башкорт мәркәз комиссариаты) үзләренә аерым бер комиссариат төзүне таләп итә, бу исә кызу бәхәс китереп чыгара. 1918 елның 3 апрелендә, махсус беркетмә имзалангач, низаг тына. Беркетмәдә язылганча, аерым башкорт комиссариаты төзелми, аның каравы бүлек ачыла һәм Татар-башкорт комиссариатына, күпме кирәк шул кадәр, башкорт вәкиле алына ала. Чыннан да, беркетмәгә кул куелган көннең иртәгесенә комиссариатка дүрт башкорт кешесе кертелә.

Татар белән башкортлар арасындагы мондый низаглардан Ленин белән Сталин соңга таба бик оста файдалана. Татар-башкорт җөмһүриятенең төзелми калуының бер сәбәбе дә, бәлки, шул булгандыр.

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG