Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбул үзәгендә шартлау булды


Истанбул үзәгендә урнашкан полиция бүлеге шартлавында бер кеше һәлак булды, 3 кеше зыян күрде.

Шартлау нәтиҗәсендә бинаның түбәсе төшеп, эчтәге кешеләр тән җәрәхәтләре алган. Вакыйганы үз-үзен шартлатучы оештырган дип хәбәр ителә. Бу хәбәр әлегә рәсми рәвештә расланмады. Террор гамәле өчен җаваплылыкны үз өстенә алучы булмады.
XS
SM
MD
LG