Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Халык контроле" хисап тотты


Министр урынбасары Әнисә Гайнуллина журналистларның сорауларын чара беткәч тә җаваплады. Казан, 11.09.2012.
Министр урынбасары Әнисә Гайнуллина журналистларның сорауларын чара беткәч тә җаваплады. Казан, 11.09.2012.

11 сентябрьдә Татарстан хөкүмәт йортында апрель уртасында башланган “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системы эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.

Республикада “Халык контроле” системына биш ай эчендә 2999 шикаять килгән. Боларның 30 проценты хәл ителгән, 12 процентына кайчан хәл ителәчәге белдерелгән, ә 17 проценты кире кагылган.

"Контроль нәтиҗәләрен халыкка җиткерегез"

15 июньдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республика элемтә министры Роман Шәйхетдиновның “Халык контроле” системы турында хисабын тыңлаганда, халыкны борчыган мәсьәләләр хакында халыкка да хисап ясарга тәкъдим иткән иде. Бүгенге брифинг әлеге очрашуның бер нәтиҗәсе булды, күрәсең.

Журналистлар алдында кыска гына чыгыш ясаган Татарстан мәгълүмат һәм элемтә министры урынбасары Әнисә Гайнуллина сүзләренчә, биш ай эчендә “Халык контроле”нә килгән шикаятьләрнең күпчелеге юллардагы вазгыять, юл хәрәкәтен оештыру, экология, юлларның сыйфаты кебек темаларга кагылган.

"Халык контроленә коррупция шикаятьләре килмәде"

Журналистларның, бу системга юллардагы вазгыятьтән тыш, дәүләт түрәләренең коррупция очракларына карата гражданнардан шикаятьләр килдеме, дигән сорауга, ул “Системга нәкъ менә коррупция фактлары буенча мөрәҗәгатьләр килмәде”, дип белдерде. Бу хәлне ул, системның фотоматериалларга нигезләнүен, коррупция очракларын фотога төшерүнең авыр булуына бәйләп аңлатты.

Килгән шикаятьләрнең ни өчен бары тик 30 проценты гына хәл ителә, дигән сорауга министр урынбасары моның түбән күрсәткеч булмавын әйтеп үтте.

“Шикаятьләрне хәл итү өчен финанслар кирәк. 30 процентны мин начар күрсәткеч димәс идем. Моңа өстәп шикаятьләрнең 17 проценты планга кертелгән. Ягъни, якын көннәрдә чишеләчәк дигән сүз”, дип белдерде.

“Халык контроле - идарә итүнең яңа фәлсәфәсе”

Әнисә Гайнуллина сүзләренчә, “Халык контроле” системы инде хәзердән үзен нык сиздерә башлаган.

“Бу яңалык Татарстан түрәләренең менталитетын үзгәртәчәк. Алар алга таба үз эшләренә җаваплырак карый башлаячак. Аннан соң әлеге проектны идарә итүнең яңа фәлсәфәсе дип тә әйтер идем. Бу систем халыкның республикада барган хәлләрне читтән күзәтеп, эчтән борчылып кына калмыйча, идарә итүгә үзләреннән дә өлеш кертүен тәэмин итәчәк”, диде ул.
XS
SM
MD
LG