Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда “Дальний” эше тыңлаулары башланды


Казанда “Дальний” полиция бүлеге элекке хезмәткәрләренә карата ачылган җинаять эше тыңлаулары башланды. Бу бүлектә мартта мәсхәрәләү һәм җәберләү нәтиҗәсендә бер тоткын үлгән иде.

Азатлык хәбәрчесе белдергәнчә, элегрәк гаепләнелүчеләр эшне махсус тәртиптә караудан баш тартканнар иде. Бу юлы утырыш гади тәртиптә узачак. “Дальний”ның элекке хезмәткәрләре Илшат Гарифуллин һәм Рамил Нигъмәтҗанов вәкаләтләрен арттыру һәм ялган материаллар әзерләүдә гаепләнә. Гаепләүнең икенче өлеше белән алар килешми.

Гарифуллин хәзерге вакытта сак астында, Нигъмәтҗанов шәһәрдән чыкмау турында кул куйган.
XS
SM
MD
LG