Accessibility links

Казан университеты дөньяда 663нче урында


Казан университеты
Казан университеты
Дөньяның төрле илләрендә югары белем алу шартларын өйрәнүче Quacquarelli Symonds (QS) ширкәте иң яхшы университетлар исемлеген бәян итте. Беренче урынны быел мәшһүр Массачусетс технология институты (MIT) алган. Узган ел беренче булган Кембридж быел икенче урында. Өченче урында – Һарвард. Исемлектә Казан федераль университеты да бар – 663нче урын.

QS белгечләре уку йортларын бәяләгәндә алты критерийны искә алган:

  • академик даирәләрдәге абруй
  • эш бирүчеләрнең бәяләмәсе
  • фәнни хезмәтләрне телгә алу саны
  • мөгаллимнәр вә шәкертләр нисбәте
  • чит ил мөгаллимнәре күләме
  • чит ил шәкертләре күләме

  • Исемлекне әзерләүдә 46 мең белгеч, 25 мең эш бирүче катнашкан. Барлыгы 2 мең ярымнан артык университет тикшерелгән, шуларның 729ы исемлеккә кертелгән.


  • Беренче унлыкта алты американ һәм дүрт британ уку йорты.
Беренче унлык
  1. Массачусетс технология институты
  2. Кембридж университеты
  3. Һарвард университеты
  4. Лондон университет көллияте
  5. Оксфорд университеты
  6. Лондон патша көллияте
  7. Йель университеты
  8. Чикаго университеты
  9. Принстон университеты
  10. Калифорния технология университеты


Русия университетлары беренче йөзлектә юк. Иң югарыда торганы – МГУ (116нчы, узган ел 112нче) һәм Петербур университеты (253нче, узган ел 251нче).

Ә менә Казан федераль университеты быел 60 урынга аска тәгәрәгән (663нче, узган ел 603нче).

Хисапны әзерләүчеләр фикеренчә, аска тәгәрәүнең төп сәбәбе – бу уку йортларындагы галимнәрнең фәнни хезмәтләрен телгә алу саны кимегән.

QS ширкәте бу хисапларын 2004 елдан бирле әзерләп килә. Русия университетлары анда соңгы елларда гына кертелә башлады. Русия уку йортлары арасында быел күрсәткечләрен яхшыртканнары да бар. Алар арасында Мәскәүдәге Бауман исемендәге техник университет (352нче, узган ел 379нчы), МГИМО (367нче, узган ел 389нчы), Новосибирский университеты (371нче, узган ел 400нче), Томский университеты (567нче, узган ел 607нче).

QS ширкәтенең Үзәк һәм Көнчыгыш Европа һәм Үзәк Азия вәкиле Зоя Зайцева сүзләренчә, Русиянең кайбер уку йортлары QS исемлегенә кергәннән бирле гел өскә генә менә. Моның сәбәбен ул инвестицияләр һәм халыкара бәйләнешләр белән аңлата.

Русия президенты Владимир Путинның 2020 елга Русиянең биш уку йортын беренче йөзлеккә кертү йөкләмәсенә килгәндә, Зайцева сүзләренчә, моңа әле бик ерак булса да, бу максатка омтылырга кирәк.

Кайбер белгечләр фикеренчә, Русия уку йортларын дөнья университетлары белән бер исемлеккә кертеп, Кембридж, Оксфорд, Һарвардлар белән чагыштыру, гомумән, урынсыз. Русиянең азмы-күпме мөстәкыйль саналган иң алдынгы уку йортлары да Көнбатышның үзидарә нигезендә тәрәккый итүче, бәйсез университет корпорацияләре белән әлегә ярыша алмый.

Өстәмә
Русия уку йортларының QS исемлегендә бик түбән урнашуын Русиянең ректорлар берлеге "геосәяси конкуренция" белән аңлатты. Берлекнең генераль секретаре Ольга Каширина сүзләренчә, QS рейтингы төгәл түгел, чөнки аның нигезендә инглиз-саксон мәгарифе моделе ята. QS кулланган бәяләмәләрнең 70 проценты Русия уку йортлары өчен "авыр" саналган критерийларга туры килә. Төрле тарихи сәбәпләр – "салкын сугыш" чорыннан калган геосәяси конкуренция аркасында – әлегә алар бу критерийларда Көтбатыш университетлары белән ярыша алмый, дип аңлатты ул.
XS
SM
MD
LG