Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Гимнның сүзләре Яхин көе белән бер аһәңдә булырга тиеш"


Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Римма Ратникова (с), шура депутаты Анастасия Исаева, Татарстан һәм Русия язучылар берлеге әгъзасы Николай Алешков, Казан консерваториясе ректоры Рубин Абдуллин, Казан консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина, КФУда рус әдәбияты тарихы кафедрасы җитәкчесе Людмила Воронова
Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Римма Ратникова (с), шура депутаты Анастасия Исаева, Татарстан һәм Русия язучылар берлеге әгъзасы Николай Алешков, Казан консерваториясе ректоры Рубин Абдуллин, Казан консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина, КФУда рус әдәбияты тарихы кафедрасы җитәкчесе Людмила Воронова

Бәяләүче төркем Татарстан дәүләт гимнына тәкъдим ителгән шигырьләрнең бер өлешен җырлап карады. Казан дәүләт консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина сүзләренчә, шигырьләр арасында көйгә бөтенләй туры килмәгәннәре дә, Рөстәм Яхин көе белән аһәңдәшләре дә бар.

11 сентябрь көнне дәүләт шурасы бинасына Татарстан гимнына җибәрелгән шигырьләрне бәяләүче комиссия тулысынча түгел, ә бер өлеше генә, унлап кеше җыелган. “Композиторлар, әдәбият галимнәре, җырчылар, шагыйрьләр һәм башка юнәлешләрдән берәр белгеч бар иде”, дип белдерә Сөнгатуллина. Алар утыздан артык шигырьне җырлап караган. Хәйран гына әсәр бәйгедән төшеп калган. Сөнгатуллина Азатлык радиосына сайлап алуның ничек баруы һәм бәйгегә килгән шигырьләрнең эчтәлеге, композитор Рөстәм Яхин көенә туры килү-килмәве турында сөйләде.

Зилә Сөнгатуллина
Зилә Сөнгатуллина
– Бүген без Рөстәм Яхинның көен куеп әллә утыз, әллә кырык тапкыр татарча да, русча да җырлап карадык. Күп кенә шигырьләр төшеп калды, чөнки алар көйгә туры килмәде, гармония юк, басым туры килми, йә сүзләре артык булып чыкты, йә иҗекләр җитешмәде.

Минем үземә бер шигырь бик ошады. Татарча матур итеп җырларлык, эчтәлекле, тирән мәгънәле иде ул. Бу шигырь туган илеңә булган мәхәббәтең эчтән бөркелеп тора торган иде.

Теге коммунистлар заманындагы кебек турыдан-туры бәреп, "Чәчәк ат, Татарстан!" дигәндәй пафослы, ялган хислеләр дә бар иде.

Бүген без менә унлап кеше бергә утырдык. Миңа ошаган текстларның 90 проценты аларга да ошады. Хәтта рус кешеләре дә татарча сүзләрнең Яхин көенә матур булып килешеп торганлыгын аңлады. Алар ничектер йөрәктән чыгып күңелгә ята торганнар иде.

Шигырьнең матурлыгы гына түгел бит әле, сүзләр Яхинның көе белән бер аһәңдә дә булырга тиеш. Бу бәйгегә җибәрелгән шигырьләр бик күп, 180нән дә артыграк. Әле һаман да шигырьләр килеп тора дип әйтәләр. Без бу әсәрләрне авторларын белмичә генә башкардык. Бары тик җиңүче билгеле булгач кына аның авторы кем икәнлеге игълан ителәчәк.

Безнең зур комиссия дә бар. Аларга да шул 180нән артык шигырь таратылган. Киләсе атнада булачак утырышка комиссия әгъзаларының барысы да җыелачак. Аларның күңелләренә дә хуш килгән шигырьләр тагын булырга һәм исемлек йөзгә дә җитәргә мөмкин.

Бу текстлар безгә яз көне үк бирелгән иде. Мин үзем җәй буе аларның һәрберсен көйләп-җырлап карадым. Көйгә туры килү-килмәвен тикшердем. Кайбер авторлар көйне бөтенләй күз алдында тотмыйча язган. Гимнны тикшергән вакытта сүзләрен генә укырга ярамый. Аны музыка белән тыңларга кирәк. Шигырь сайлап алынгач аны дәүләт шурасы депутатлары башкарачак, андагы депутатлар гына түгел, республикада яшәүчеләр барысы да яратып җырларлык булырга тиеш ул, диде Сөнгатуллина.

Бәйге шартларына күрә, 1 октябрьгә кадәр өч әсәр сайлап алынырга тиеш. Икенче этапта шулар арасыннан җиңүче билгеләнә. Әгәр ул татарча шигырь булса, рус теленә, русча шигырь булса, татар теленә тәрҗемә ителәчәк. Бер үк автор сүзләрне татарча һәм русча да язып җиңәргә мөмкин.

Дәүләт шурасы Татарстан 2013 елга сүзләре дә булган гимн белән керәчәк дип белдергән иде.
XS
SM
MD
LG