Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Дальний" эше мәхкәмәдә карала башлады


"Дальний" полиция бүлеге элекке хезмәткәре Илшат Гарифуллин
"Дальний" полиция бүлеге элекке хезмәткәре Илшат Гарифуллин

Идел буе мәхкәмәсендә “Дальний” эше буенча тыңлаулар башланды. Бүлекнең элекке хезмәткәрләре – Илшат Гарифуллин һәм Рамил Нигъмәтҗанов гаеп тулысынча танудан баш тартты. Аларга дүрт ел колония яный. Җәберләү нәтиҗәсендә үлгән Назаровның абыйсы зыян өчен элекке полиция хезмәткәрләреннән бер миллион сум түләүне таләп итә.

Казанда “Дальний” полиция бүлегенең элекке хезмәткәрләре эше карала башлады. Утырыш башында яклау ягы телекамералы операторларны чыгаруны үтенде. Хөкемдар адвокатларның үтенечен җиренә җиткерде. Моңа Назаровның абыйсы каршылык белдерде. Хөкемдар моны кабул итмәде, ләкин Назаровның гаепләнелүчеләрдән бер миллион сум акча таләбен эшкә теркәде.

25 яшьлек Гарифуллин һәм 37 яшьлек Нигъмәтҗанов мәхкәмә эшендә 11 марта 52 яшьлек Сергей Назаровның үлүе буенча катнаша. Назаровны алар кәрәзле телефон урлауда шикләнеп тоткарлаган һәм вак хулиганлык буенча протокол төзегән. Назаров протоколга кул куюдан баш тарткач, элекке хокук саклаучылар аны җәберли башлаган. Икенче көнне Назаров хастаханәдә үлә. Табиблар аның туры эчәге өзелүен ачыклый. Үләр алдыннан Назаров аны шампан шешәсе белән көчләгәннәрен хәбәр итә.

Тикшерүчеләр фикеренчә, Гарифуллин һәм Нигъмәтҗанов Назаровны тоткарлау өчен җитәрлек нигезләмә булмаган килеш бүлеккә китергән һәм ялган материаллар нигезләнеп аңа карата хулиганлык буенча администартив эш ачкан.

Элекке “Дальний” хезмәткәрләре вәкаләтләрне арттыру һәм вазифаи ялганлауда (ялган материаллар белән эш итү) гаепләнә. Аларга хәзер дүрт ел иректән мәхрүм ителү яный.

Гарифуллин белән Нигъмәтҗанов гаебен өлешчә – вәкаләтләрне арттыруны гына таныды һәм эшне гомуми тәртиптә карауны үтенде.

Өлкән прокур ярдәмчесе Геннадий Алборов сүзләренчә, “гомуми тәртип” гаепләүче якка файдага гына.

Гарифуллин 11 ноябрьгә кадәр сак астында калачак, Нигъмәтҗанов шәһәрдән чыкмау турында гаризага кул куйды.

Назаровның үлеме буенча тагын дүрт элекке хокук саклаучы карала. Аларның материаллары әле мәхкәмәгә тапшырылмаган.
XS
SM
MD
LG