Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШның Мисыр илчелегенә ислам байрагын элделәр


АКШта Мөхәммәд пәйгамбәрне мәсхәрәләүче фильм күрсәтүгә каршылык белдереп Каһирәдә американ илчелеге каршында ике меңгә якын кеше җыелды. Картинаны АКШта яшәүче мисырлы кыптый-христианнар төшергән. Элегрәк илчелек бу фильмны тәнкыйтьләп чыккан иде.

Каршылык чарасына җыелучыларның күбесе - исламчы һәм футбол җанатарлары. Аларның берничәсе илчелек диварына менеп, американ флагын тартып төшергән. Аның урынына “Аллаһтан башка илаһ юк, Мөхәммәд аның илчесе” дип язылган байрак эленгән.

Тәртип бозучыларны хәрбиләр һәм полиция көчләре куып тараткан. Вакыйга вакытында илчелек эчендә хезмәткәрләр булмаган.
XS
SM
MD
LG