Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов: “Татарстан вәкиллекләре Русия илчелекләре белән активрак эшләргә тиеш”


Татарстанда чит ил һәм Русия төбәкләрендәге Татарстан вәкиллеге белән эшләү өчен Координацион совет барлыкка килергә мөмкин. Бүген бу хакта Татарстан вәкилләре белән киңәшмәдә президент Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

“Без Татарстан вәкиллекләре чит ил һәм Русия төбәкләрендә барлык ресурсларны максималь рәвештә кулланырга тиеш, дип саныйбыз, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Татарстанда барган үзгәрешләрне исәпкә алып, сезнең алдагы үсеш перспективаларын билгеләргә кирәк”, - ди президент.

“Республика ярдәм итәргә әзер, без һәрбер хезмәттәшлек өчен ачык, теге яки бу илдәге Русия илчелеге, тышкы эшләр министрлыклары һәм башка органнар белән актив рәвештә эшләргә һәм мөнәсәбәтләрне җайга салырга кирәк”, - ди Миңнеханов.

Аның фикеренчә, әгәр дә Татарстанда вәкиллекләр белән эшләү буенча Координацион совет булдырылса, ул багланышлар системасын төзи һәм вәкиллекләрнең алдагы эшчәнлек планын билгели ала.

Киңәшмә вакытында чит илләрдә татар диаспоралары белән эшләү, милли бәйрәмнәр оештыру һәм уздыру, чит илдән Татарстанга белем алу өчен татар студентларын җибәрү турында сүз барды. Шулай ук каникуллар вакытында, татар телле студентларны җәлеп итеп, теләге булган татар диаспоралары вәкилләре өчен татар телен өйрәтүне оештыру мәсьәләләре хакында сөйләшенде, дип хәбәр итә президентның матбугат хезмәте.
XS
SM
MD
LG