Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Россия 1” телеканалы: Pussy Riot акциясен Березовский оештырды


Дәүләт телеканалы “Россия 1” Pussy Riot акциясен Борис Березовский оештырды дип белдерде. Бу фикер Аркадий Мамонтов алып барган “Махсус хәбәрче” тапшыруында яңгырады. Панк-төркем әгъзалары исә Лондонда яшәүче эшмәкәрнең Мәскәүдә Коткаручы Гайсә чиркәвендә узган чарага катнашы булуы турындагы фикерне “ахмаклык” дип атады.

Адвокат Марк Фейгин белдергәнчә, Pussy Riot-ны яклаучылар Русия мәхкәмәләренә ышанмау сәбәпле тапшыруның авторларын мәхкәмәгә бирмәячәк. Ләкин адвокатлар Мамонтовны “Pussy Riot исемлегенә” кертеп, аның Көнбатыш илләренә виза ала алмавы өчен тырышачак.

17 августта Хамов мәхкәмәсе Pussy Riot төркеме әгъзаларын Коткаручы Гайсә чиркәвендә панк-гыйбадәт оештырган өчен ике ел иректән мәхрүм итте.
XS
SM
MD
LG