Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан кинофестиваленең төп бүләкләре Иранга китте


Казанда мөселман киносы фестивале тәмамланды
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:49 0:00

Казанда мөселман киносы фестивале тәмамланды

11 сентябрьдә Татарстан башкаласында VIII Казан Халыкара мөселман киносы фестиваленең җиңүчеләрен бүләкләү чарасы үтте.

“Иң яхшы тулыметражлы фильм” номинациясендә җиңүче дип Иранның “Бер шакмак шикәр” фильмы табылды. Әлеге фильмга “Иң яхшы оператор эше” һәм “Иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә дә тиңнәр булмады.

Кинофестивальдә Татарстанны вәкиллек иткән “Бәхет бишеге” фильмы “Иң яхшы тулыметражлы документаль фильм” булып сайланды.

“Иң яхшы режиссер эше” бүләге Франциядән Анжело Чианчига бирелде.

“Тулыметражлы фильмда иң яхшы ир-ат роле” номинациясендә беренче урын Төркиянең “Яшерен тормыш” фильмында уйнаган актер Әхмәт Мүмтаз Тайланга бирелде.

Русия кинотәнкыйтьчеләре гильдиясе бүләге Һиндстан фильмы "Әдамнең улы Әбу”га тапшырылды.

ТӨРКСОЙ оешмасының махсус бүләгенә татар халык әкиятләренә нигезләнеп төшерелгән мультфильм өчен Татарстан режиссеры Сергей Киатров лаек дип табылды.
XS
SM
MD
LG