Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда фабрика янгынында 290 кеше үлде


Пакстанның Карачи шәһәрендә тегү фабрикасында чыккан янгында 290 кеше үлгән. Фаҗиганың корбаннары бикләнгән бинада төнге якта эшләүчеләр булган. 30 кеше тән җәрәхәтләре алган.

Зыян күрүчеләрнең берсе хәбәр иткәнчә, янгын ике минут эчендә бөтен бина буенча таралган.

Янгын корбаннарының күбесе һава җитмәүдән үлгән. Бинада янгын очраклары өчен каралган чыгу ишекләре булмаган.

Фабрикада барлыгы 450 кеше эшләгән.
XS
SM
MD
LG