Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Нурулла” мәчете Миңнехановны мәхкәмәгә бирде


Казанның “Нурулла” мәчете җитәкчелеге һәм мәхәлләсе Татарстанның “Намус иреге һәм дини оешмалар” турындагы канунны үзгәртүгә дәгъва белдерде. Югары мәхкәмәгә тапшырылган дәгъваның җавапчысы булып Татарстан Дәүләт шурасы тора.

Канунның үзгәртелүен раслаган Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, әлегә материалларда эшкә катнашы булган шәхес буларак кына карала. Ләкин республика башлыгы мәхкәмә чакыруын алгач, ул инде җавапчы буларак каралачак.

Дәгъва белдерүчеләр канундагы ике пунктны бетерүнә таләп итә: чит илдә белем алган имамнарны эшкә алыну тыйган һәм имамнар белән эш килешүен төзүнә таләп иткән пунктларны.

Дәгъваны “Нурулла” мәчете хокукчысы Тәүфыйкъ Васыйлов биргән. Мәчет имамы Габдулла Галиуллин аңа теләктәшлек белдергән.

“Намус иреге һәм дини оешмалар” турындагы канун 19 июльдә Казанда булган террор гамәленнән соң республикада дини вазгыятьне тотрыкландыру максатыннан үзгәртелгән иде.
XS
SM
MD
LG