Accessibility links

Кайнар хәбәр

Филиппин президенты Көньяк-Кытай диңгезе исемен “Көнбатыш-Филиппин диңгезенә" алыштырды


Филиппин президенты Бенигно Акино III үзенең карары белән Көньяк-Кытай диңгезе исемен “Көнбатыш-Филиппин диңгезенә" алыштырды. Моның белән ул Филиппин утрауларының көнбатышындагы территориясенә булган дәгъвасын белдерде.

Карарга 5 сентябрьдә кул куелган. Бер атнадан соң ул гамәлгә кергән. Филиппинның милли картография идарәсенә диңгезнең яңа исемен алыштырырга әмер бирелгән. Тиздән яңа карталар БМО генераль секретаре һәм халыкара оешмаларга юлланачак.

Исеме алыштырылган территориядә нефть, газ һәм Скарборо банкы байлыклары урнашкан. Әлеге территория белән хуҗалык итү хокукларына Филиппин, Кытай һәм тагын дүрт дәүләт дәгъва белдерә.
XS
SM
MD
LG