Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гобәйдуллин Казанга кайта. Бик мөһим урынга


Дәүләт шурасы утырышы башлана. Монда президент юлламасы тыңланды, республика сайлау комиссиясе әгъзалары барланды. 13 сентябрь, 2012
Дәүләт шурасы утырышы башлана. Монда президент юлламасы тыңланды, республика сайлау комиссиясе әгъзалары барланды. 13 сентябрь, 2012

Белгечләр Татарстан сайлау комиссиясенең рәисе итеп Әгъзам Гобәйдуллин тәгаенләнәчәген фаразлый. Бу очракта Татарстандагы сайлауларда хәрәмләшүләр тагын да дәвам итәр дигән шик белдерә алар.

13 сентябрь көнне булган Татарстан дәүләт шурасы утырышында президент Рөстәм Миңнехановның юлламасы җитди сәяси мәсьәләне арткарак этәрде. Бу – республикада яңа Үзәк сайлау комиссиясен билгеләү һәм аның рәисе кем була дигән сорау тирәсендәге фаразлар.

Дәүләт шурасы утырышында республикадагы сайлау комиссиясенә кергән 14 кешенең җидесен депутатлар сайлады, ә калган җидесен Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итте. Комиссиянең элекке рәисе Анатолий Фомин пенсиягә китә, комиссия үз арасыннан яңа рәис сайларга тиеш булачак. Белгечләр бу урынга кемнең куелачагы инде хәл ителгәнлеген әйтә: Татарстан президенты комиссиягә Русиянең Федерация шурасында эшләгән Әгъзам Гобәйдуллинны да тәкъдим итте.

"Звезда Поволжья" мөхбире Рәшит Әхмәтов комиссиянең якын арада өстән төшкән күрсәтмә белән нәкъ Гобәйдуллинны рәис итеп сайлап куячагын әйтә.

Рәшит Әхмәтов
Рәшит Әхмәтов
"Ул тәҗрибәле кеше. Шәймиев белән бергә кулга-кул тотынып, озак вакытлар дип әйтергә була, сайлаулар белән шөгыльләнде. Ул ничек сайлаулар үткәрергә һәм нинди нәтиҗәләр бирергә кирәк икәнлеген дә яхшы белә.

Элек зур газетларның баш мөхәррирләре ФСБ визасы белән билгеләнгән кебек, хәзер дә зур урыннарга кешеләрне кую Мәскәү күрсәтмәсе белән үтә. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесен билгеләгәндә дә федераль үзәк үз ролен уйнаган дип уйлыйм", ди Әхмәтов.

Аның сүзләренчә, Гобәйдуллинның билгеләнүе берьюлы ике сорауга этәрә. Беренчесе – ул кемгә күбрәк буйсыначак, Мәскәүгәме, әллә Казангамы? Икенчесе – Гобәйдуллин кемгә: Миңнехановкамы, әллә Татарстанның элекке президенты, хәзер дәүләт киңәшчесе Шәймиевкәме тугрылыклырак булачак?

Беренче сорауга җавап эзләп Әхмәтов Гобәйдуллинның федераль үзәк күрсәтмәсе белән Мәскәү мәнфәгатьләрен дә кайгыртыр өчен бу урынга куелачагын әйтә.

"Бу комиссиянең әһәмияте зур булачак. Җәмәгатьчелек фикере хәзер даими рәвештә үзгәреп тора. Протест бер көчәеп, бер йомшара. Минемчә, Русия президенты Путин хәзер хөкүмәт башлыгы булган Медведевның думасын яңадан сайларга да мөмкин. Белгәнегезчә, дума Медведев президентлыгы вакытында сайланган иде. Хәзер үк Русия думасын какшатырга, мисал өчен, Гудковның депутатлык мандатын алырга омтылалар. Мондый хәлләр алга таба да булырга мөмкин. Путин үзенә туры килгән дума булдырырга мөмкин.

Путинга Татарстан кебек әһәмиятле төбәк кирәк. Татарстан Путин президент булып сайланган вакытта аңа икенче турдан котылырга, күп тавышлар җыярга ярдәм итте. Шуңа күрә, бу Татарстандагы комиссия федераль дәрәҗәдә һәм шул ук вакытта төбәктә дә зур әһәмияткә ия. Татарстанда булган соңгы террор гамәлләре һәм "ваһһабилар икенче фронт ачарга телиләр" дип белдерүләр, Путин өчен коточкыч әйберләр булып тора. Сайлау нәтиҗәләре Мәскәү кушкан саннарга туры килсен һәм аның контролендә булсын өчен, бу комиссияне булдыру ФСБның, федераль үзәкнең һәм Путин хакимиятенең үтә дә катгый контроле астында үткән булырга мөмкин.

Социаль ризасызлыклар артканга, федераль үзәк хәзер ачыктан-ачык әйтмәсә дә, Мәскәүне үз кулыннан ычкындырганлыгын аңлый. Хәзер аларның төп максатлары – Русиянең әһәмияткә ия төбәкләрендә дилбегәне кулда тоту. Әле күптән түгел генә Путинның Татарстанга сәфәре дә, аның Миңнеханов белән очрашкан вакытта Татарстанга зур кредитлар бирү турында сөйләшүләре дә тиккә булмады", ди Әхмәтов.

"Гобәйдуллин Миңнеханов кешесе булыр дип уйлыйм"

Татарстанның сайлау комиссиясе башлыгы кем кешесе булыр, Шәймиевнекеме, әллә Миңнехановныкымы дигәндә, Әхмәтов фикеренчә, 1998 елдан Татарстан президенты аппараты җитәкчесе булган Гобәйдулинның йогынтысы нык көчәйгәнгә, Шәймиев аны 2005 елда бу эшеннән җибәргән. Нәкъ шул елдан Гобәйдуллин Русия Федерация шурасы әгъзасы булды.

Әгъзәм Гобәйдуллин
Әгъзәм Гобәйдуллин
“Шәймиев бу юлы Миңнеханов юлламасын тыңлауда катнашмады. Бу да үзенә күрә бер ым кагу булып тора. Мин Гобәйдуллин Миңнеханов позициясен яклаучы булыр дип уйлыйм", ди Әхмәтов. Аның сүзләренчә, әгәр алга таба Татарстан президентын сайлау булса, Шәймиев төркеме үз намзәтен чыгарырга тырышып карарга мөмкин.

Әхмәтов фикеренчә, Татарстанда 2013 елда булачак дәүләт шурасына сайлау һәм президент сайлау 2014 елга күчәргә мөмкин. Русиядә яңа канун нигезендә, сайлаулар көз көне үтәргә тиеш булгач, киләсе елга җәен халыкара Универсиадага әзерлек, бу тавыш бирү кампанияләрен тиешенчә алып барырга мөмкинлек бирмәячәк.

Әхмәтов бу яңа сайлау комиссиясенә хакимиятләр сүзеннән чыкмый торган кешеләрнең керүен әйтә. Яңа комиссиянең дә, Татарстанның моңа кадәр булган сайлаулардагы кебек, алдагыларында да хакимияттәге "Бердәм Русия" фиркасенә бирелә торган тавышларның 70-80 проценттан төшүенә юл куймаячагын да белдерә.

"Сайлауда хәрәмләшүләр пычраграк булачак"

"Новая газета" хезмәткәре Ирек Мортазин да Татарстанның үзәк сайлау комиссиясенә Әгъзам Гобәйдуллин куелыр һәм сайлаулардагы алдашулар, гаделлеккә басым тагын да артыр дип белдерә.

"Катгый рәвештә әйтә алам, Гобәйдуллин сайлауларны алдашулар, хәрәмләшүләрдән чистарту өчен түгел, ә аны тагын да пычраграк, җинаятьчел итү һәм оятсызрак рәвештә хәрәмләшүләрне оештыру өчен килә. Татарстанда сайлаулар гадел булуына өмет бөтенләй калмады. Әгъзам Гобәйдуллин сайлауларның гаделлеге өчен тырыша торган кеше түгел, аңа нәтиҗәләр кадерлерәк булачак", ди Мортазин.

Аның сүзләренчә, комиссия эшчәнлегендә иң төп рольне бары тик Гобәйдуллин гына уйнаячак, башка әгъзаларга аның сүзеннән чыгу мөмкинлеге бөтенләй бирелмәячәк.

Камалтынов спикер булып китсә, аның урынын кем алыр?

Мортазин бу яңа комиссия сайлану һәм аның җитәкчесе билгеләнү артында тагын да җитдирәк мәсьәлә ятуын әйтә.

Ирек Мортазин
Ирек Мортазин
"Хәзер Федерация шурасына кем барыр дигән сорау туа. Белүемчә, бу урынга Юрий Камалтынов җибәреләчәк һәм Татарстан президенты администрациясе башлыгы урыны буш кала. Бу бик зур әһәмияткә ия урын. Ул сайлаулар вакытында гына түгел, ә көндәлек тормышта, һәр сәгать, һәр минут саен республиканың сәяси яссылыгында төп уенчы булып тора. Президент аппараты дәүләт шурасына сайлауларда катнашачак намзәтләр исемлеген булдыра, җирле идарәләргә намзәтләрне раслый", ди Мортазин.

Мортазин фикеренчә, әгәр президент администрациясе башлыгы итеп «шәймиев-метшин» командасыннан Марат Моратов куелса, Рөстәм Миңнехановның сәяси-идеология мәсьәләләрен үз агымына җибәрүен күрсәтәчәк, чөнки Моратовның сәясәттә төшкән эше юк, аңа икътисад кадерлерәк. Мортазин соңгы вакытта Русия күләменә чыккан көтелмәгән хәлләр Татарстанны селкетеп торганга, сәясәткә һәм идеологиягә мондый мөнәсәбәт дәвам итсә, аның тискәре йогынты ясаячагын әйтә.

“Әгәр инде Камалтынов урынын Миңнехановка якын даирәдән берәү алса, ул вакытта президентның сәясәт һәм идеологиянең төрле дәрәҗәдәге җитәкчегә үз урынында калу өчен һәм икътисади үсештә дә төп терәк булуын аңлаганлыгын күрсәтәчәк”, ди Мортазин.
XS
SM
MD
LG