Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гудков депутат мандатыннан мәхрүм ителде


Геннадий Гудков
Геннадий Гудков
Русия дәүләт думасы “Гадел Русия” фиркасе депутаты Геннадий Гудковны мандаттан мәхрүм итте.

Дума утырышында чыгыш ясаган генераль прокурор урынбасары Владимир Малиновский, Гудков депутат вазифасында эшмәкәрлек белән шөгыльләнә, дип белдерде һәм депутатларны аннан мандатны алырга чакырды.

Русия тикшерү комитеты рәисе урынбасары Елена Леоненко белдергәнчә, Гудковның эшен тикшерү 23 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Аның нәтиҗәсендә элекке депутатка җинаять эшен ачу-ачмау турында карар чыгарылачак.

Гудков аннан депутат мандатын алуны “илнең гарьлеге”, “сәяси эзәрлекләү”, хакимиятне тәнкыйтьләгән өчен үч алу дип атады.

Депутатның чыгышын утырышта катнашучылар сүгенеп һәм «Иуда» дип кычкырып бүлдергән.
XS
SM
MD
LG