Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда “Касыймия” мәдрәсәсе янында биналар җимерелгән


Җәмәгатьчелек Казаның иң иске мәдрәсәләреннән булган мәдәни мирас объекты “Касыймия” мәдрәсәсенә җимерелү куркынычы янау турындагы хәбәрләргә борчылу белдерә. Русия мөлкәтенең (Росимущество) Татарстан территориаль идарәсенең яңа бинасы ачылуы нәтиҗәсендә «Касыймия» мәдрәсәсе янындагы биналарны инде трактор белән җимерә башлаганнар.

Мәдрәсә элек Вәлиулла Якуп җитәкләгән “Апанай” мәчетенә карый. Мәчетнең хәзерге имамы Наил Гарипов Русия мөлкәте вәкилләреннән бинаны җимерүгә рөхсәт кәгазен сораган. Ләкин аңа рөхсәтне күрсәтмәгәннәр. Азатлык хәбәрчесе Русия мөлкәте белән элемтәгә кереп карады. Җомгада оешманың телефоны җавап бирмәде.

“Касымия” мәдрәсәсе 1877 елда хәйрияче Ибраһим Юнысов акчасына архитектор Петр Романов проекты буенча төзелгән һәм Идел буе төбәгендә иң зур мөселман уку йортларыннан саналган. Төрле вакытларда анда Зәки Вәлиди, Гафур Колахмәтов, Гаяз Исхакый һ.б. укыткан, Галиәскәр Камал, Муса Бигиев, Садри Максуди, Камил Мотыйгый белем алган. Бина республика һәм федерал дәрәҗәдә мәдәни мирас объекты булып санала.
XS
SM
MD
LG