Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ислам китапларын психолог фикеренә таянып тыю дөресме?


Казанда ислам китаплары күргәзмәсе
Казанда ислам китаплары күргәзмәсе

Русиядәге ислам китаплары психолингвистик нәтиҗәләргә таянып тыела. Хәзер ул исемлеккә дога, хәдис китаплары да кертелгән.

Бу елның март аенда Русиянең берничә төбәк мәхкәмәсе тарафыннан 70ләп ислам китабы экстремистик рухта, актив гамәлләргә чакыручы дип танылган иде. Ул исемлеккә һәр мөселманда була торган дога, хәдис китаплары да кертелгән. Мисалга “Крепость мусульманина”, “40 хадисов имама ан-Навави” кебек китаплар. Тыелган китаплар исемлеге Русия Федерациясенең юстиция министрлыгы сайтында яңартылып тора.

Бу көннәрдә Казанда “Иман” ислам мәдәнияте үзәгендә “Дөньяви мәхкәмә һәм дини китаплар: экспертизаларның сыйфат дәрәҗәсе һәм тыюлар тәҗрибәсе” дигән түгәрәк өстәл оештырылды. Биредә сүз мөселманнар арасында киң кулланыла торган классик китапларның тыелуы, алга таба сыйфатсыз экспертизаларны булдырмау турында барды. Чара “Ислам” мәдәнияте үзәге, Апанай мәчете һәм “Касыймия” мәдрәсәсе тарафыннан үткәрелде.

Апанай мәчете имам-хатыйбы Наил Гарипов әйтүенчә, чакырылучыларның күбесе килмәгән. Дәүләт органнарыннан биредә юстиция министрлыгы һәм дәүләт шурасы вәкиле генә катнашкан.

Дини гыйлемле экспертлар комиссиясе әлегә юк

Әлегә кадәр ислам китапларын Русиядә аерым экспертлар тикшерә икән. Күбесенчә, ул православ рухание һәм психологлар була. Чарада әйтелеп узганча, соңгы вакытта тыелган исламның классик китаплары да православ рухание тикшерүе аша узган. Рухани аларга карата мәхкәмәгә уңай нәтиҗә биргән. Әмма мәхкәмә аны танымаган. Нәтиҗәләр психологлар экспертизасы буенча чыгарылган.

Наил Гарипов
Наил Гарипов
“Китапларны психолингвистик нәтиҗәгә таянып тыйганнар. Ул китаплар актив гамәлләргә чакыра диелгән. Әмма без теләсә-кайсы рекламны да психологик яктан карасак, актив гамәлләргә чакыра дия алабыз. Казанда КФУда тикшерү комиссиясе бар диләр. Әмма аның турында әле ишеткән юк иде. Ислам китапларын шул рәвешле тыю Русиянең башка илләр алдында дәрәҗәсен төшерә.

Ислам китапларына дини гыйлеме булган кеше тарафыннан дини экспертиза ясалырга тиеш. Без дәүләт шурасына мөрәҗәгать язачакбыз. Сыйфатлы экспертиза булсын өчен дини гыйлемле кешеләрдән торган махсус тикшерү комиссиясе булырга тиеш”, дип сөйләде Наил Гарипов.

“Исламга һөҗүм бара”

Татарстанның “Мөслимәләр” иҗтимагый оешмасы рәисе Әлмира Әдиятуллина “Көннән-көн мөселман өммәтенә һөҗүм чаткылары төшүе сизелә. Китапларны тикшерү комиссиясендә Ризаэтдин Фәхретдин, Муса Ярулла, Шиһабетдин Мәрҗәни тәгълиматын, әсәрләрен белүчеләр булырга тиеш. Без ислам сагында нык торачакбыз”, ди Әлмира Әдиятуллина.
XS
SM
MD
LG