Accessibility links

Кайнар хәбәр

Новосибирски татарлары үзләрендә Татарстан вәкиллеге ачуны сорый


Рөстәм Миңнеханов (у) Новосибирски өлкәсе татарлары белән очрашуда. 14 сентябрь 2012
Рөстәм Миңнеханов (у) Новосибирски өлкәсе татарлары белән очрашуда. 14 сентябрь 2012

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу вакытында Новосибирски өлкәсе татар җәмәгатьчелеге үзләрендә Татарстан вәкиллеген ачу мәсьәләсен күтәргән, өлкә Сабантуена берәр районнан төркем җибәрүне дә сораган.

Миңнехановның Новосибирскига сәфәре вакытында татар җәмәгатьчелеге белән очрашуында Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты вәкиле Марс Тукаев та катнашты. Аның сүзләренчә, бу очрашуга җәмәгать эшлеклеләре, татар галимнәре, татар авыллары булган районнардан да килгәннәр. Очрашу билгеләнгән кысаларга гына сыймыйча, сәгать ярымга сузылган. Һәркем дә үзләренең эшчәнлеге турында президентка җиткерергә тырышкан, өлкә татарлары алдында торган кайбер проблемнар да күтәрелгән.

Марс Тукаев
Марс Тукаев
"Чыгышлар вакытында Татарстанның Сабантуйлар үткәрү өчен чит төбәкләргә төркемнәр җибәрүе, әмма Новосибирски өлкәсенең бу ярдәмнән читтә калуы әйтелде. Президент бу мәсьәләнең чишелешенә уңай каравын белдерде.

Новосибирски өлкәсенә берничә тапкыр Тинчурин театры килеп киткән иде. Менә бер атнадан бу якларда Әтнә театры булачак. Бу гастрольләрне оештыру Новосибирски шәһәре татар мәдәнияте үзәге грантлар алганга гына мөмкин булды. Президент белән булган очрашу вакытында, татарлар еракта яшәгән төбәкләргә төрле сәнгать төркемнәрен һәм шулай ук театрларны күбрәк җибәреп булмас микән, дигән сорау да куелды. Президент бу мәсьәләдә дә Казанга кайткач сөйләшүләр булачагын белдерде.

Бүген Новосибирски өлкәсендә 24 меңнән артык татар бар. Татарлар Чаны, Куйбышев, Бараба районнарында күбрәк яши. Новосибирскиның үзендә бер генә мәктәптә дә татар теле укытылмый. Анда курслар гына бар. Татарлар яшәгән районнардагы мәктәпләрдә татар теле укытыла, ә кайберләрендә бары тик факультатив буларак кына керә. Бараба районыннан килгән вәкил үзләренең авылларында моңарчы эшләп килгән башлангыч мәктәпне ябып, аны башка рус авылына күчерүләре турында сөйләде. Хәзер сөйләшүләр баруын, бәлки быелдан ук татар теле факультатив рәвештә кереп тә китәр, дип әйтте. Без үз чиратыбызда аларга дәреслекләр һәм матур әдәбият җибәрергә вәгъдә иттек.

Бу очрашуда тагын Новосибирски шәһәрендә Татарстанның вәкиллеген ачу мәсьәләсе дә күтәрелде. Миңнеханов бу мәсьәләне дә тикшереп карарга вәгъдә итте", диде Марс Тукаев.

Президент сәхифәсе хәбәр итүенчә, Миңнеханов бу очрашу вакытында: "Без республикадан читтә яшәүче татарлар белән элемтә урнаштыру юлларын эзләргә тиеш", дип белдергән. "ТНВ-Планета" каналының эшли башлавын, тиздән татар теленә өйрәтү өчен онлайн програмның тормышка ашачагы турында да әйткән.

Өлкә татар мәдәният Рауза Тихомирова Азатлык радиосына Татарстан президенты белән булган очрашудан канәгать калуын белдерде. Үзәк 2012 елга төрле юнәлештәге эшләр өчен җиде грант откан иде. Тихомирова сүзләренчә, әлеге чараларның берничәсе тормышка ашкан инде. Шушы араларда Мөдәрис Абакировның Новосибирски татарлары турында китабы дөнья күрәчәк.

Шулай ук Новосибирски өлкәсе милли-мәдәни мохтарияте дә милли оешмалар арасында үткән бәйгедә катнашып яшьләр чарасы оештыру тәкъдиме җиңү яулаган иде. Моның өчен хакимияттән 100 мең сум акча каралды.

Тихомирова, бу көннәрдә әлеге чарага - "Себер татар яшьләре форумына" әзерлек баруын белдерде. Форум 27-30 сентябрьдә үтәчәк.
XS
SM
MD
LG