Accessibility links

Татар Википедиясе унынчы елына атлады


15 сентябрьдә Википедиядә татар бүлеге ачылуга тугыз ел тулды. Шушы вакыт эчендә ирекле энциклопедиядә татар телендә 16 меңнән артык язма урнаштырылды.

Татар Википедиясенең туган көне төгәл билгеле булса, ата/анасының исеме билгесез. Шунысы мәгълүм: бу изге эшне 2003 елда "Untifler" кушаматлы интернет кулланучысы башлап җибәрә һәм татар бүлегенең беренче идарәчесе була. Соңрак ул башкорт һәм чуваш бүлекләрен ачуга да өлеш кертә. Википедиянең хәзерге идарәчеләре әйтүенчә, әлеге фидакярнең кем икәне, хәтта кайсы милләттән булуы аларга әлегәчә билгесез..

Татар Википедиясе иң башта latin imlasında ачыла тик беренче елларында зур үсешкә ирешә алмый. 2009 елның язында Википедиянең кирил имласында бите булдырыла. Бер төркем әүзем интернетчы анда даими яза башлый, нәтиҗәдә мәкаләләр саны тиз арада үсә башлый. 2009 елның ахырына 5 мең мәкалә туплана, 2011 елның июленә – 10 мең.

Бүгенге көндә Татар Википедиясендә 16 меңнән артык мәкалә бар. Аларның зур өлеше – 6 меңнән артыгы – Татарстан һәм Башкортстандагы авыл-шәһәрләргә багышланган. Аерым шәхесләр турында меңнән артык мәкалә язылган. Википедиянең җаваплы идарәчесе Рашат Якупов әйтүенчә, бу язмаларның барысын да тулы күләмле, камил мәкалә дир әйтеп булмый. Күбесен тулыландырасы, яңаларын өстисе бар. Энциклопедиядә урын алмаган мөһим төшенчәләр дә әле байтак.

Татар Википедиясен үстерү, аңа игътибар җәлеп итү һәм бу эштә катнашкан фидакяр егет-кызларга теләктәшлек белдерү максатыннан Азатлык радиосы "Азатлыкта Википедия" дип аталган яңа шәлкем башлап җибәрде. Анда Википедиядә дөнья күргән (йә күрәчәк) кызыклы язмалар урнаштырыла.

Рашат әйтүенчә, хәзерге вакытта Википедиягә даими рәвештә өч-дүрт кеше яза. Башка "зур телле" энциклопедияләр белән чагыштырганда, күп түгел.

Татар Википедиясенә тугыз ел. Рашат Якупов белән әңгәмә
please wait

No media source currently available

0:00 0:12:07 0:00
йөкләү


Форсаттан файдаланып без Википедиягә язарга әзер егет-кызларны бу эшкә кушылырга чакырабыз. Яңа мәкаләләрне Азатлык радиосына йә Википедия идарәчесенә җибәрә аласыз. Сорауларыгыз булса: Википедиягә язу кулланмасы.

Татар Википедиясе мәкаләләр саны белән башка телләр арасында хәзер 99 урында тора. Төрки телләр арасында – алтынчы урында.


Төрки телләрдәге Википедияләрдә мәкаләләр саны
  1. Төрек Википедиясе – 194 мең
  2. Казакъ Википедиясе – 162 мең
  3. Азәрбәйҗан Википедиясе – 90 мең
  4. Үзбәк Википедиясе – 42 мең
  5. Башкорт Википедиясе – 18 мең
  6. Татар Википедиясе – 16 мең
  7. Чуваш Википедиясе – 14 мең
  8. Кыргыз Википедиясе – 10 мең
  9. Саха Википедиясе – 8 мең
  10. Төрекмән Википедиясе – 4 мең
  11. Уйгыр Википедиясе – 3 мең
  12. Гагауз Википедиясе – 2 мең
  13. Карачай-балкар Википедиясе – 1.7 мең
  14. Кырымтатар Википедиясе – 1.7 мең
  15. Каракалпак Википедиясе – 600
XS
SM
MD
LG