Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда хиҗап киюне тыюга каршы пикет үтте


Казанда хиҗап киюне тыюга каршы пикет үтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:23 0:00

Казанда хиҗап киюне тыюга каршы пикет үтте

14 сентябрьдә “Азатлык” татар яшьләре берлеге егетләре Казан медицина көллияте алдында мөселман кызларын яклап пикет уздырды.

Иртәнге якта башланган пикетка көллият җитәкчелеге башта ризасызлык белдерде. Шулай да алга таба җитәкчелек, көллият укучыларының өс киемнәренә кагылышлы журналистларны кызыксындырган сорауларга үз җавабын бирде.

Көллият мөдире урынбасары Лилия Мусина сүзләренчә, хәзерге вакытта уку йортында мөселман кызларының өс киемнәренә кагылышлы бер проблем да юк.

“Алар уку йортында яулыклы килеш кертелеп, дәресләрен укыйлар.Теләсәгез аларны үзегез күрә аласыз”, диде ул.

Искәндәр Сираҗи: ”Утсыз төтен чыкмый”

“Безнең гәҗит” журналисты Искәндәр Сираҗи уку йорты кызларының аларга тиктомалдан гына шалтыратмауларын, көллияттә хиҗап проблемының булуын бәян итте.

“Сез көллияттә укучы яулык ябып йөргән мөселман кызларына моннан берничә көн элек яулык япмаска, озын итәк кимәскә кушкан булгансыз. Аларны төрле сүзләр әйтеп мыскыл иткәнсез”, дип тә өстәде Сираҗи.

Мусина бу сүзләрне кире какты. Җитәкчелек буларак медицина көллиятендә укучы мөселман кызларына яулык ябуны тыймауларын белдерде.

Лилия Мусина: ”Көллият кагыйдәләренең үтәлүен генә таләп итәбез”

“Медицина көллиятенең үз кагыйдәләре бар. Укучылар көллияттә һәм практика уза торган хастаханәләрдә медицина халаты һәм хастаханәләрдә башларына медицина башлыгы кияргә тиешләр. Укучылар нинди дә булса дин буенча яулык ябыналар икән, без аларга яулык япмагыз димибез. Әмма хастаханәдә яулык өстеннән һичшиксез башлык булырга тиеш. Бу көллият кагыйдәләрендә белгертелгән, алар укый башлаганчы ук әлеге кагыйдәләр белән танышып, тиешле документка кул куеп кабул ителәләр һәм бу кагыйдәләрне үтәү гигиена ягыннан да мәҗбүри булып тора. Хастаханәдә, җиргә тиеп торган озын итәк киюне дә шул исәптән тыябыз. Бу да чисталык ягыннан чыгып таләп ителә”, дип көллияттәге җитәкчелек фикере белән уртаклашты ул.

Җитәкчелек уку йортына кереп, укучылар белән сөйләшергә рөхсәт иткәннән соң, журналистлар көллияттә укучы яулыклы укучылар белән дә сөйләшә алды.

Көллиятнең 3 курс укучысы Зәлия Шәрәпова мондый тыюның беренче һәм икенче курсларда булмавын, бары тик быелгы уку елында гына проблемның барлыкка килүен сөйләде.

Журналистлар көллият вәкилләре һәм укучылары белән әңгәмә корган вакытта “Азатлык” татар яшьләре егетләре уку йорты алдында оештырган пикетларын дәвам итте.

Пикетта катнашучылардан бигрәк тәртип сагында торучыларның саны күбрәк булуы игътибарны җәлеп итте. Алар кулларындагы кечкенә видеокамералар белән бар сөйләшүне видеоязмага төшереп бардылар.

Наил Нәбиуллин: ”Кирәк икән, БМОга мөрәҗәгать итәрбез”

“Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин көллияттә укучы ислам дине тотучы кызлар аша Татарстан җәмәгатьчелегенең фикерен белү тәҗрибәсе үткәрелә дип саный.

“Әгәр без бу проблемга күз йомабыз икән, уку йортларында хиҗап киюне тыюны Татарстанның барлык уку йортларына да таратырга мөмкиннәр. Әлегә бу проблем чишелде. Әмма алга таба тагын шундый мәсьәлә барлыкка килә икән, без пикет, митинглар оештырачакбыз. Кирәк икән, Берләшкән Милләтләр Оешмасына да мөрәҗәгать итәрбез”, дип белдерде Наил Нәбиуллин.
XS
SM
MD
LG