Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кануннар коллизиясе: Татарстан федераль канунны кырыслатмакчы


Татарстанның Югары мәхкәмәсе
Татарстанның Югары мәхкәмәсе

Татарстанның “Вөҗдан иреге һәм дини оешмалар” канунына ясалган соңгы үзгәрешләрне тикшерүче мәхкәмә көтелмәгән тәкъдим белән чыкты - Русиянең федераль кануны Конституциягә туры килми дип Татарстан хакимиятен Русия Конституция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәргә чакырды.

Казанның Нурулла мәчете җитәкчелеге һәм мәхәлләсе Татарстанның “Вөҗдан иреге һәм дини оешмалар” турындагы канунны үзгәртүгә дәгъва белдергән иде. Бу хакта гаризаны Югары мәхкәмәгә “Нурулла” мәчете хокукчысы Тәүфыйкъ Васыйлов 14 сентябрьдә бирде.

Шушы көннәрдә Татарстанның Югары мәхкәмәсендә әлеге дәгъваларга карата мәхкәмә утырышлары узды. Мәхкәмәдә җавапчылар итеп Татарстанның дәүләт шурасы һәм президенты тора иде, мәхкәмә тарафыннан президент җавапчыдан төшереп калдырды һәм 14 сентябрьдә узган икенче мәхкәмә утырышында Рөстәм Миңнеханов өченче зат буларак катнашты.

Билгеле булганча, канунга кертелгән үзгәрешләр нигезендә дини белемне читтә алган имамнарны эшкә алу тыелачак. Шулай ук имамнар белән мөфтият арасында эш килешүен төзү дә мәҗбүри булачак. Дәгъва белдерүчеләр кануннан шушы ике пунктның алынуын таләп итте. “Үзгәртүләр Русия законына, конституциягә каршы килә”, дип сөйләде Азатлыкка Тәүфыйкъ Васыйлов.

“Хәзер имамнарның бөтенесе белән эш килешүен төзү мәҗбүри. Ә мәчеткә Алла ризалыгы өчен ярдәм итүчеләр бар бит. Үзгәртелгән канун Русия Конституциясенең 76нчы матдәсенә каршы төшә. Бездә дин дәүләттән аерылган. Ә үзгәртелгән канун буенча дәүләт мөселман дини оешмаларның эчке эшенә тыгыла булып чыга. Әгәр дә, мәсәлән, без президент мөселман булсын, мондый булсын дип таләп куябыз икән, димәк без дәүләтнең эчке эшенә тыгылабыз. Монда да нәкъ шулай. Дәүләтнең дини оешмаларның эчке эшенә тыгылуы була бу”, дип сөйләде Тәүфыйкъ Васыйлов.

Татарстан кануны түгел, Русия кануны туры килми

14 сентябрь көнне узган мәхкәмәдә исә көтелмәгән нәтиҗә ясалды - “Вөҗдан иреге һәм дини оешмалар” дигән Татарстанның үзгәртелгән кануны түгел, ә Русиянең шул исемдәге үз федераль кануны Конституциягә туры килми дигән фикер әйтелде. Һәм Татарстан Дәүләт шурасы Русиянең “Вөҗдан иреге һәм дини оешмалар” канунын Петербурдагы конституция мәхкәмәсенә карауга җибәрергә тиеш дигән карар чыгарылды.

“Алар хәйләкәр юл белән китте. Ягъни Русиянең әлеге үз кануны конституциягә туры килми, имамнар белән эш килешүе төзелергә тиеш дип. Мин әйттем: “Русиянең әлеге кануны конституция мәхкәмәсендә каралуга мин риза, әгәр дә Татарстанның әлеге кануныннан соңгы үзгәрешләр алып ташланса”.

Тәүфыйк Васыйлов үзе Русиянең Югары мәхкәмәсенә дәгъва җибәрә. Югары мәхкәмәдә әлеге дәгъва каралмыйча, Конституцион мәхкәмәдә Дәүләт шурасы җибәргән Русия кануны да карала алмаячак икән.

“Мөфтият эше рәсмиләште”

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов Азатлыкка биргән интервьюсында “Вөҗдан иреге һәм дини оешмалар” дигән үзгәртелгән канун Мөфтиятнең эшен рәсмиләштерде генә”, дип сөйләде.

“Әйе, бу канун безнең эшне рәсмиләштерде. Бу юнәлештә эшне алып бара идек инде. Мөфтият эшендә бернинди үзгәрешләр булмады. Элек тә имамнарны аттестация аша үткәрә идек”, дип сөйләде Габдулла хәзрәт.
XS
SM
MD
LG