Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ни өчен Америка исламны мәсхәрәләгән фильмны тыймый?


Әфганстанда бер төркем протест белдерүче американ әләмен яндыра
Әфганстанда бер төркем протест белдерүче американ әләмен яндыра
"Мөселманнарның гаепсезлеге" дип аталган һәм Мөхәммәт пәйгамбәрне мәсхәрәләгән АКШ фильмы дөньяның күп илләрендә каршылык чараларына, тәртипсезлекләргә сәбәп булды. Күпләрдә ачу чыгарса, ризасызлык уятса, ни өчен аны күрсәтергә рөхсәт бирелә? Эшнең нигезендә Америкадагы фикер иреклеге ята ди белгечләр.

Ничек итеп АКШ фикер иреклеген яклый?

“Конгресс сүз иреген чикләгән канун чыгарырга тиеш түгел” – бу АКШ конституциясенең төп принципларыннан берсе. Аны “Американың аталары” 200 ел элек бәйсезлеккә ирешкән вакытта конституциянең беренче басмасында ук теркәп калдырган. Шуннан бирле американ ватандашлары хакимият басымыннан курыкмыйча һәр фикерен белдерә ала.

Бу ирекнең тәэмин ителүен еллар дәвамында Америкада булган төрле мәхкәмә эшләре дәлилләп килде. Мисал өчен, бала төшерүгә каршы булучыларга да, аны яклаучыларга да сүз бирелде. Расачы уңчыларга да, сулчы хокук яклаучыларга да ул ирек тәэмин ителде. Мөселманнар һәм яһүдләр дә һәр мәсьәләдә үз фикерен белдереп килделәр.

Сүз иреген яклау ни өчен кирәк?

Американ конституциясе авторларының берсе Джеймс Мэдисон, АКШның даһилыгы шунда ки, биредә ирекне тәрбияләгән рух бар, дигән.

Бермингһэм университетының Американы өйрәнү үзәге җитәкчесе Джулиан Киллинглей Мэдисонның сүзләрен үзенчәлекле "фикерләр базарына" бәйләп аңлата.

“Америка элекке вакытлардан бирле “фикерләр базары” булды. Аның мәгънәсе шунда: синең хакыңда берәрсе ялган сөйләсә, аңа ул ялганны сөйләүне тыярга түгел, ә иң элек сиңа хакыйкатьне әйтеп бирергә мөмкинлек тәэмин итү кирәк. Нәтиҗәдә, максималь рәвештә сүз иреге тәэмин ителгәндә, хакыйкать үзеннән үзе калкып чыга", – ди Киллинглей.

АКШта сүз иреге чикләнәме?

“Шәхес үстерү өчен кешеләргә теләгән барлык фикерен әйтергә мөмкинлек бирергә кирәк, хәтта ул фикерләр начар булса да – бу АКШ сәясәте нигезләреннән берсе”, - ди Киллинглей.

Мөселманнарда нәфрәт уяткан “Мөселманнарның гаепсезлеге” фильмыннан бер күренеш
Мөселманнарда нәфрәт уяткан “Мөселманнарның гаепсезлеге” фильмыннан бер күренеш
Мисал өчен, бик күп кешене кыерсытуга карамастан, Америка хакимияте “Мөселманнарның гаепсезлеге” кебек фильмны тыя алмый, чөнки сүз иреге ул фильмны чыгаручыларга да кагыла.

Хакимият ул фильмга карата үз фикерен генә белдерә яки анда әйтелгәннәр белән килешмәвен хәбәр итә ала.

“Мөселманнарның гаепсезлеге” фильмын интернетка урнаштырган Youtube – ул шәхси сәхифә, аның хуҗасы бар. Теләсә ул аны тыя ала (Либия һәм Мисырда шулай эшләде дә). Ләкин АКШ хакимияте аны моңа мәҗбүр итә алмый.

АКШта чыккан аудио һәм видео продукциядә сүгенү сүзләре яки аны караучыга тискәре тәэсир итерлек сәхнәләр бар икән, тиешле дәүләт оешмалары продукция тышлыгына моны язуны таләп итә ала. Ләкин продукциянең үзен хакимият тыя алмый.

Шулай да АКШ тарихында сирәк булса да сүз иреген чикләү очраклары күзәтелә. Ләкин алар балалар порнографиясе, сер итеп сакланган дәүләт мәгълүматын тарату, җинаять эшләренә чакыру очраклары белән бәйле. Шундый вакытларда хакимият сүз иреген чикләргә мәҗбүр була.
XS
SM
MD
LG