Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:17

Мадридта кырыс икътисади чараларга ризасызлык җыены үтә


Испания хөкүмәтенең кырыс икътисади чикләүләр сәясәтенә каршылык белдереп йөзләгән мең кеше бүген Мадрид урамнарына чыкты. Сулчылар һәм һөнәр берлекләре оештырган җыенга илнең башка шәһәрләреннән дә кешеләр килде.

Җыенда катнашучылар хакимиятләрнең мондый сәясәтнең кирәклеге турында референдум уздыруны таләп итә. Чыгыш ясаучылар "икътисади кризиска каршы эшче сыйныфны кысу юлы белән көрәшенә" каршылык белдерә.

Бюджет дефицитын киметер өчен испан хакимиятләре "13нче эш хакын" бетерде, пенсияләр түләүне туктатып тора, салымнарны арттырды, мәгариф һәм медицинага чыгымнарны киметте.

XS
SM
MD
LG