Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чиркәс һәм абаза яшьләре Путинга мөрәҗәгать итте


Карачай-Чиркәс республикасында чиркәс һәм абаза яшьләре туй машиналарыннан милли байракларның алынуының канунсыз булганын билгеләп Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать кабул итте. Әлеге мөрәҗәгать Черкесски шәһәрендә 14 сентябрь көнне узган яшьләр җыенында кабул ителде. Җыенда Карачай-Чиркәс, Кабарда-Балкар, Адыгея, Ставрополь краеннан барлыгы 60лап чиркәс һәм абаза яшьләре катнашкан.

"30 августта Федерация шурасы әгъзасы малае Эдуард Деревның туенда полиция аның машинасыннан бер сүз аңлатма бирмичә чиркәс байрагын салдыра башлады. Эдуард байракны салдырырга бирмәде, көч куллану булмады. Бер чиркәс тә үз байрагын тартып алырга юл куймаячак. Байраксыз калу - чиркәсләр өчен намусыңны югалту белән тиң", диде җыенда катнашкан Артур Сәитов.

Яшьләр корылтаенда катнашучылар мондый очракларның еш булуын билгеләде.
XS
SM
MD
LG