Accessibility links

Хаҗ башланыр алдыннан Русиянең чик буйларында санитар контроль арттырыла


Грозный һава аланыннан беренче халыкара очыш 2009 елда Согуд Гарәбстанга булды
Грозный һава аланыннан беренче халыкара очыш 2009 елда Согуд Гарәбстанга булды
Согуд Гарәбстанга хаҗ башланган бу көннәрдә Русиянең чик буйларында санитар контроль көчәйтелә. Бу хакта Русия кулланучылары хокукларын күзәтүче идарә рәисе Геннадий Онищенко күрсәтмәсе бар.

Хаҗга китүчеләрнең вакытында тиешле вакциналар алган булуы тикшереләчәк, менингит авыруын чыгаручы чиргә каршы вакцина алмаганнар аерым исемлеккә кертеләчәк. Шулай ук хаҗдан кайтучылар җиде көн табиблар күзәтүендә булачак.

Быел Русиядән 20.5 мең мөселман хаҗ кылырга әзерләнә. Согуд Гарәбстанына китү 17 сентябрьдән алып 19 октябрьгә кадәр, кире кайту 29 сентябрьдән 14 декабрьгә кадәр оештырыла.

Хаҗга баручылар Мәскәү, Свредлау, Ростов, Татарстан, Башкортстан, Дагыстан, Ингушетия, Төньяк Осетия, Чечня, Кабарда-Балкар республикалары һәм Ставрополь краендагы чик буе нокталары аша үтәчәк.
XS
SM
MD
LG